Республика клиник хастаханәсенең күчмә сырхауханәсе Лаеш районында авыл халкын кабул итә башлады. Шушы көннәрдә Егорьево авыл җирлеге Каипы авылында яшәүчеләр белгечләрнең консультацияләрен алды.
Беренче сентябрьдә Балтач муниципаль районының Арбаш авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылды.
Беренче сентябрьдә Түбән Кама муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Венера Рәхимова медицина көллияте студентларын яңа уку елы башлану белән котлады һәм йогышлы авырулар госпиталендә эшләгән егет-кызларга мактау грамоталарын тапшырды.
«ТР ССМ Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССУның белгече Бареева Диләрә укучының иртәнге ашы формуласы белән уртаклашты.
Белем көнендә "Яшел Үзән РҮХ" ДАССУсы Федераль дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесендә кунакта булды.
Артериаль гипертонияле һәм бу диагноз белән бәйле авыруларны дәвалау буенча яңа тәкъдимнәр чыкты. Алар Түбән Кама РҮХнең 1нче сырхауханәсендә узган семинарда җентекләп тикшерелде.
1 сентябрьдә Яр Чаллы шәһәре ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең рентгенэндоваскуляр хирургы Марат Равил улы Шәрәфетдинов Мәскәү шәһәренең А. А. Вишневский исемендәге Үзәк хәрби клиник госпиталендә мастер - класс үткәрде.
2020 елның 17 сентябрендә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы Росздравнадзор һәм Россиядә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы вәкиллеге белән берлектә Бөтендөнья пациентларның иминлеге көненә багышланган чаралар үткәрү көтелә.
Яр Чаллы шәһәренең 3нче номерлы балалар сырхауханәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны медицина белән тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Хастаханәнең административ-көнкүреш корпусының 20 хезмәткәре иң беренчеләрдән булып гриппка каршы прививка ясатты, алар арасында баш табиб урынбасарлары һәм бүлекчә җитәкчеләре дә бар иде.