ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2020 ел
чәршәмбе

5 майда Яр Чаллы шәһәренең «5нче шәһәр хастаханәсе» ДАССУның казналык-бит хирургиясе бүлеге мөдире, югары категорияле табиб-хирург, Татарстан Республикасының Атказанган табибы Дмитрий Васильевич Смородинов вафат булды.

Д.В.Смородинов 30 елдан артык медицинага багышлаган, киң практик тәҗрибәсе булган казналык-бит хирургларның берсе булган. Дмитрий Васильевич өлкәннәргә һәм балаларга катлаулы операцияләрне башкарган, яшь табибларның остазы һәм кураторы булып торган. Табиб көн - төн республика халкы файдасына эшләгән.

Дмитрий Смородинов 1994 елда Ижевск дәүләт медицина университетын тәмамлаган. 2002 елда БСМПның казналык-бит хирургиясе бүлеген җитәкли башлый. 5нче шәһәр хастаханәсенең казналык-бит хирургиясе бүлеге мөдире булып, ел саен 1 меңгә якын катлаулы операцияләр ясаган.

Дмитрий Васильевич, республиканың барлык медицина хезмәткәрләре кебек үк, яңа коронавирус йогышы белән авыручылар санын киметү буенча гомуми нәтиҗәгә ирешү өчен җәлеп ителә. Ул пандемия белән көрәшүнең бөтен дөнья өчен катлаулы шартларында читтә калмаган. Һәм бу Дмитрий Васильевичның зур хәрефле табиб булуын тагын бер кат раслады!

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәттәшләре һәм хезмәткәрләре Дмитрий Васильевичның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклаша. Аның хезмәт сөючәнлеге һәм максатчанлыгы безнең барыбыз өчен дә үрнәк булачак. Сезнең белән бергә кайгырабыз.


28
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Закон нигезендә, йөрәк-кан тамырлары булган пациентларны дару чаралары белән тәэмин итү туктатылмый. Дарулар элеккеге күләмдә биреләчәк. Карарга кул кую белән бәйле рәвештә булган бердәнбер үзгәреш – хәзер дару препаратларын бирү республика бюджеты хисабына түгел, ә федераль бюджет хисабына гамәлгә ашырыла. Моннан тыш, әлеге чара аркасында авыру категорияләре һәм дару препаратлары исемлеге киңәйде.


13
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Йөкле хатыннарга пренаталь (бала туганчы) скрининг үткәрү турында мәгълүмат


12
апрель, 2020 ел
якшәмбе

Хөрмәтле Татарстан халкы! Интернетта чираттагы тикшерелмәгән мәгълүмат пәйда булды. Хәбәр «Эхо Москвы»радиосының рәсми сайтында урнаштырылган иде. «Эхо Москвы» күзәтүчесе, «Код доступа» автор тапшыруын алып баручы Юлия Латынина сүзләренчә, Республика шәһәрләренең берсендә коронавирус эпидемиясенә каршы көрәш буенча кайбер проблемалар бар. 


11
апрель, 2020 ел
шимбә

ГАРИПОВ АЙРАТ ДАЛЕЗ УЛЫ

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары

Хезмәт хакын түләү срогы-15 апрельгә кадәр. Бу вакытка барлык акчалар медицина учреждениеләре хезмәткәрләренә тулы күләмдә җиткереләчәк.

Әлеге мәсьәлә республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Финанс министрлыгы җитәкчелеге контролендә тора. Түләүләр якындагы дүшәмбе-сишәмбегә билгеләнгән.


7
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Балалар республика клиник хастаханәсендә «Шәхси саклану костюмын кию һәм салу алгоритмы» дигән мастер-класс узды. 


2
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Коронавирус йогышы (COVID-19) таралуын булдырмау максатларында Татарстанда барлык төр милек формаларындагы һәм ведомтсво карамагындагы медицина оешмаларында планлы амбулатор-сырхауханә медицина ярдәмен күрсәтү һәм планлы госпитализацияләүгә кабул итү вакытлыча туктатыла.

 


25
март, 2020 ел
чәршәмбе

Балалар хастаханәсендә һәм Яр Чаллы шәһәре Кама балалар медицина үзәгенең Балалар медицина реабилитациясе һәм амбулатор-хоспис ярдәме бүлегендә Балачакның 10 еллыгын хәйрия акциясе белән билгеләп үттеләр.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан безнең якты киләчәгебез өчен дәһшәтле сугыш юлларын үткән каһарман бабаларыбыз турында сөйләүне дәвам итәбез.

Сишәмбе, 24 мартта «Татар-информ» агентлыгында Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көненә багышланган матбугат конференциясе үтте. Журналистлар сорауларына Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы урынбасары Анна Алешина һәм «Республика клиник туберкулезга каршы диспансер» ДАССОның баш табибы Алексей Алексеев җавап бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International