Түбән Кама ҮРХнең 2нче номерлы сырхауханәсендә «Тукта ВИЧ/СПИД» акциясе узды. Теләгән һәркем экспресс-анализ тапшыра һәм үзенең ВИЧ-статусын белә алды.
Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Мөхәмәтдинова Зәмзәмия Миңнегари кызы 2019 елның 28 ноябрендә үзенең иң кадерле кешеләре арасында 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Ноябрьдә ТКҮРКПХ сырхауханәләренең эшенә 350-гә якын пациент үз бәясен бирде. Бу кешеләр барысы да консультатив-диагностика һәм стоматология сырхауханәләре регистратураларында, шулай ук 1нче һәм 2нче сырхауханәләрдә урнашкан кире элемтә планшетларыннан файдаландылар.
Татарстан Республикасында 2 декабрьдән башлап 11 декабрьгә кадәр алкоголь һәм аның суррогатлары белән агулануларны профилактикалау буенча тематик ункөнлек уза.
Бөгелмә балалар сәнгатьләр мәктәбендә булачак әниләр өчен «Музыканы бергә тыңлыйбыз» дигән концерт булды. Менә инде икенче ел рәттән әлеге чараны шәһәр хакимияте ярдәме белән Бөгелмә үзәк район хастаханәсе оештыра.
2019 елның 12 декабрендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында 2020 елга ведомствоның максатларын һәм бурычларын ачык формалаштыру буенча проектын тормышка ашыру буенча ТР ССМ карамагындагы Иҗтимагый совет утырышы булачак.
6 декабрьдә Казанда «Порталь гипертензия хирургиясе: хәзерге заманның актуаль өндәмәләре һәм аларны нәтиҗәле җиңү юллары» дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли симпозиумы узачак. Чара өзлексез медицина белеме бирү проекты чикләрендә узачак.
7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсендә «Бариатрик хирургия симерүне һәм 2 типтагы шикәрле диабетны дәвалауда» гамәли курсы узачак.
2019 елның 12 декабрендә 14:00 сәгатьтә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында 2020 елга ТР дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыру буенча пилот проекты турында фикер алышу буенча Иҗтимагый совет утырышы булачак.
2019 елның 26 ноябрендә Доминикан республикасында автобус белән юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 51 кеше зыян күрде, шуларның 41е хастаханәгә китерелде. Алар арасында 4 кеше Казан шәһ. яшәүчеләре: 3 кеше авыр хәлдә, 1 кеше җиңел дәрәҗәле хәлдә. Бүгенге көндә билгеле булганча, ике кешенең хәле тотрыклыланганнан соң пациентларны күчерәчәкләр (якынча 2 атнадан соң). ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Игуэй шәһәренең дәвалау учреждениесе белән элемтә ярдәмендә Татарстан кешеләренең сәламәтлеген контрольдә тота.