ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

2–3 октябрьдә Казанда VI  Халыкара «Сыйфатның дөнья стандарты: фикердән тормышка ашыруга кадәр. Лидерлар тәҗрибәсе» конференциясе уза.

Өлкәннәр көнен бүген Казанның 21нче номерлы Шәһәр сырхауханәсендә билгеләделәр.

Өлкән кеше декадасы чикләрендә Казанның 16нчы номерлы Шәһәр клиник хастаханәсендә өлкән яшьтәге медицина хезмәткәрләре белән очрашу узды, алар үзләренең бөтен хезмәт тормышын хастаханә, сырхауханә һәм бала тудыру йортында уздырдылар.

Традиция буенча өлкәннәр өчен бәйрәм концерты ТКҮРКПХнең 1нче номерлы сырхауханәсендә узды. Актлар залында бөтен гомерен медицинага багышлаган, хәзер лаеклы ялда булган табиблар һәм шәфкать туташлары җыелды.

Стационар дәвалануны үтүче пациентлар өчен шәһәр мэры катнашуында бәйрәм чарасы Яр Чаллы Сугышлар ветераннары госпиталендә узды.

Бүген Россиядә Уролог көне билгеләп үтелә. Уролог бөер һәм бөер өсте бизләренең авыруларының төрле төрләре, корсак куышлыгында йогышлы һәм ялкынсыну процессларында, мәни бизе, хатын-кызлар балага узмау һәм ир-атлар кысырлыгы, сидек чыгу системасы авыруларында, ир-атлар потенциясе начарланганда ярдәм итә.

«Чистай РҮХ» ДАССУнең баш табибы Рәис Мостафин, аның урынбасарлары һәм ҮРХнең хезмәткәрләре «Тормышка 10 000 адым» акциясендә актив катнаштылар һәм шәһәрнең үзәк урамнары буйлап уздылар.

Казан шәһәренең «Сугышлар ветераннары өчен госпиталь» ДАССУдә Өлкәннәр декадасына багышланган тантаналы чара булды. Хәзерге вакытта стационар дәвалауда, шул санда геронтология бүлегендә 75 яшьтән өлкәнрәк 77 пациент бар, шуларның 26сы – Бөек Ватан сугышы ветераннары.

Учреждение  ветераннарын Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгенең Балалар хастаханәсендә хөрмәтләделәр.

«Чистай ҮРХ» ДАССУнең бала тудыру йортында «Бала тудыру йортлары буенча марафон» – йөкле хатын-кызлар өчен бала табу йорты буенча экскурсия узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International