Казан шәһәренең «Сугышлар ветераннары өчен госпиталь» ДАССУдә Өлкәннәр декадасына багышланган тантаналы чара булды. Хәзерге вакытта стационар дәвалауда, шул санда геронтология бүлегендә 75 яшьтән өлкәнрәк 77 пациент бар, шуларның 26сы – Бөек Ватан сугышы ветераннары.
Учреждение ветераннарын Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгенең Балалар хастаханәсендә хөрмәтләделәр.
«Чистай ҮРХ» ДАССУнең бала тудыру йортында «Бала тудыру йортлары буенча марафон» – йөкле хатын-кызлар өчен бала табу йорты буенча экскурсия узды.
Геронтология кешенең картаюының биологик, психологик һәм социаль аспектларын, аның сәбәпләрен һәм картлыкка каршы көрәш ысулларын, организмның яшәрү ысулларын өйрәнә. Өлкән яшьтәге авыруларны профилактикалау һәм дәвалау белән табиб-гериатрлар шөгыльләнә.
Яңа җиһазда БРКХ нейрохирурглары тарафыннан операция ясалган беренче пациент булып, баш мие патологиясе белән 5 яшьлек бала булды.
Республика медицина профилактикасы үзәге күрмәүче һәм начар күрүче кешеләр өчен Луи Брайль шрифты буенча «Сәламәт яшәү рәвеше» дигән кулланма чыгарды. Басманы эшләүдә «Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республика махсус китапханәсе» ДБМУ директоры Наил Сәфәргалиев һәм экспертлар катнашты.
Бүген Анастасия Михайловна (Демидова) Николаева РФ Президентынең, Әлмәт муниципаль районы җитәкчелегенең, шәһәр Ветераннар Советының, ТР ССМ ӘМР Сәламәтлек саклау һәм социаль яклау идарәсенең, «Әлмәт стоматология сырхауханәсе» ДАССУ җитәкчелегенең котлауларын кабул итә.
1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Татарстанда өлкәннәргә нинди ярдәм күрсәтелә? «Өлкән буын» федераль проектына нәрсә керә? Бу сорауларга бүген «Татар-информ» Мәгълүмат агентлыгында җавап бирделәр. ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев гериатрия хезмәтенең оешуы турында сөйләде.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы масса-күләм мәгълүмат чаралары вәкилләре арасында «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» милли проектларын гамәлгә ашыруны яктырту» темасына республика конкурсына гаризалар кабул итүне дәвам итә.
30 сентябрьдә РКДҮдә «Йөрәк-кан тамырлары хирургиясендә ачык, эндоваскуляр һәм гибрид дәвалау технологияләре» дигән Йөрәк-кан тамырлары хирургиясе мәктәбе булды.