ЯҢАЛЫКЛАР


20
сентябрь, 2019 ел
җомга

Росгвардиянең ведомстводан тыш сакчылык бүлегенең Алексеевск бүлеге хезмәткәрләре медикларга ярдәм итәргә чакыруга битараф калмадылар һәм кан тапшыру буенча игелекле акциядә катнаштылар.

Сугышлар ветераннары өчен госпитальдә хезмәт коллективы җыелышы булды, анда 2019-2021 елларга яңа коллектив килешү турында фикер алышынды һәм кабул ителде.

Җыелма эвакуация пунктының (ҖЭП) гамәли җәелеше буенча күнекмә Түбән Кама ҮРКПХнең консультатив-диагностик сырхауханәсендә узды.

24 сентября в Казани пройдет финал Спартакиады медицинских работников Татарстана.

Казанда «Дәвалау эше» белгечлеге буенча укучы Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларын тәмамлаучылар арасында «Сәламәтлек турында кайгырту белән» һөнәри осталык региональ конкурсының беренче этабы узды.

Үпкә артериясенең (ҮАТЭ) тромбоэмболиясе кискен хәлле пациентларның үлем сәбәпләре арасында, миокард инфарктыннан һәм баш мие инсультыннан гына калышып, өченче урында тора. «Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһ.Медсанчастендә хәзерге вакытта ҮАТЭ көчле авыр формалары буенча 30 ашыгыч операция уздырылды.


19
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген «Казан Ривьера» ККАКда  Бөтенроссия фәнни-гамәли «ВИЧ-йогышының көнүзәк мәсьәләләре: киләчәккә караш» конференциясе узды, ул «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең 30-еллыгына багышланды. Сәламләү сүзе белән җыелучыларга ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев мөрәҗәгать итте. Ул конференциянең фәнне үстерү өчен дә, практик сәламәтлек саклау өчен дә аеруча мөһим булуын ассызыклады.

БРКХдә танылган журналист Владимир Познер белән иҗади очрашу узды.

Татарстаннан дүрт мәктәп укучысын «Артек» яшьләр үзәгенә «Сәламәт туклану – актив озын гомерлелек» федераль проектында һәм «Лидер» конкурсында катнашкан өчен юлламалар белән бүләкләделәр.

2019 елның 24 сентябрендә «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә республикада өлкән яшьтәге кешеләр өчен чаралар комплексын берләштерүче һәм сәламәтлекне, актив тормыш позициясен саклауга, ял һәм ялны оештыруга юнәлдерелгән бердәнбер социаль-әһәмиятле күргәзмә проекты башлана.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International