Россия халкының якынча 20% йөрәк-кан тамырларының авырулары үсешенең риск төркемендә тора. Моның турында «Татар-информ» МАда пресс-конференциядә Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш кардиологы, 7нче Казан шәһәр клиник хастаханәсенең баш табибы урынбасары Зөлфия Ким сөйләде.
«Демография» милли проекты чикләрендә агымдагы елның сентябреннән ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан тикшерүләр үткәрү өчен 65 яшьтән өлкәнрәк пенсионерларны медицина үзәкләренә илтү проекты тулы күләмдә гамәлгә ашырыла.
Яр Чаллы шәһәренең Сугышлар ветераннары өчен госпиталь коллективы Бөтенроссия социаль әһәмиятле акциясендә – «Яшел Россия» дигән шимбә өмәсендә катнашты.
«Волонтерлар-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте сентябрьдә халыкны сәламәтлекне ныгытуга җәлеп итү буенча «Ишегалды фестивале» уздыра.
2019 елның 20 сентябрендә «АМЯХ» ТР ДАССУнең мобиль сырхауханәсе «Сәламәтлек саклау» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Актаныш муниципаль районының Пучы саласында халыкка күчмә карап тикшерү уздыра башлады.
«Ашкайнату әгъзалары авыруларының көнүзәк мәсьәләләре» районара конференциясе «Казан терапевтлар мәктәбе» чикләрендә Буа ҮРХдә узды.
Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 7624 тапкыр, шул санда җәмәгать урыннарына 1233 тапкыр чыктылар.
2019 елның 23 сентябрендә Татарстан Республикасында Бөтендөнья Йөрәк көне алдыннан «Тормыш пульсы. Балалар» программасы башланды. Әлеге проект чикләрендә 9–12 яшьлек 1000гә якын мәктәп укучысы квест форматында сәламәтлек дәресләрендә катнаша ала. Шулай ук балалар сәламәт яшәү рәвешенең әһәмияте һәм кеше организмында йөрәкнең роле турында мәгълүмати материаллар белән таныша алачаклар. Программаның инициаторы РФ ССМ Профилактик медицинаның ФМТҮ, «Волонтерлар-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте булды. Программага Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы актив булышлык күрсәтә.
БРКХдә «Неонатологиядә интенсив терапиянең һәм нутритив ярдәмнең көнүзәк мәсьәләләре» дигән регионара фәнни-гамәли конференция үткәрелә.
БРКХдә «Психосоматик бозылулар психотерапиясе: арт-терапия» темасы буенча психологик форум уза.