ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2019 ел
җомга

2019 елның 5 һәм 6 сентябрендә Татарстанда беренче тапкыр Казан онкология дискуссион клубы: «Колоректаль яман шеш: Colorectal cancer treatment skills 2019» узды.

11 сентябрьдә Казанда «Донор балигълыгы» хәйрия акциясе узачак. Анда катнашучылар кан бирә һәм киләчәктә сөяк миенең доноры булу өчен тукымалар ярашучанлыгын тикшерә алачаклар.

14 сентябрьдә 18: 00 сәгатьтә инсультны дәвалау һәм профилактикалау проблемаларына багышланган хәйрия концерты узачак. Чараны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә «Зәңгәр Тасма» дигән инсульт кичергән кешеләргә ярдәм итү хәрәкәте оештырачак.

Бүгенге көннән башлап Түбән Камада өлкән яшьтәге халык өчен гриппка каршы вакцина компаниясе старт алды. 

«Чистай ҮРХ» ДАССУ сырхауханәсенең конференц-залында бөтен бүлекләрнең җитәкчеләре өчен тренинг узды. 

Түбән Камада онкологиядән терелеп килүче пациентларга ярдәм йөзеннән беренче тапкыр «Төнне кабыз» маршы узды. 

ВИЧ-йогышны профилактикалау «Яңа гасыр» каналында «Таяну ноктасы» программасының чираттагы чыгарылышының темасы булды. Республика СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш үзәгенең хезмәткәрләре – профилактика бүлегенең табиб-эпидемиологы Алсу Тимерханова һәм табиб-психотерапевт Роза Мөхәммәтова программаның кунаклары булдылар.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм ТРДәүләт архивы белән берлектә ТР Архив эше буенча Дәүләт комитеты республика муниципаль районнарының медицина оешмалары өчен Республика клиник хастаханәсе архивлары буенча экскурсияләр уздыру белән укулар уздырды.  

2019 елның беренче яртысы эчендә элек соцпакеттан баш тарткан льготалардан файдаланучыларның 2%ы льготалы препаратлар алу системасына кире кайтты. Моның турында «Татар-информ» МА пресс-конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева сөйләде.

«Демография» илкүләм проекты кысаларында Саба районында 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыру уза. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International