Церебраль артерияләрнең аневризматик авыруын аз инвазив дәвалау турында бүген РКХдә сөйләделәр. Клиникада церебраль артерияләрнең аневризматик авыруын дәвалауның уникаль технологияләрен кертү буенча мастер-класс узды.
Татарстан Республикасының СПИД үзәге «МИН ТӨГӘЛ БЕЛӘМ » дигән журналист эшләре республика конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итүне игълан итә.
Яр Чаллы сугышлар ветераннары госпиталенең коллективы сәламәтләндерү зарядкасы оештырды.
Республика клиник хастаханәсенең белгечләре гомуми практика табиб-терапевтлары һәм ФАП фельдшерлары өчен ревматология авырулары булган пациентларны дифференциаль диагностикалау буенча укулар уздырдылар. Белгечләр очрашуы Саба район үзәк хастаханәсе җирлегендә узды.
Республика клиник офтальмология хастаханәсендә сыйфат менеджменты системасының ISO 9001:2015 халыкара стандарты таләпләренә туры килүенә тышкы аудит уздырылды.
Җәйге эсселек шартларында хроник авыруларның кискенләшүен профилактикалау турында «Метроэлектротранс»МУП хезмәткәрләренә сөйләделәр. Лекторийны Республика медицина профилактикасы үзәге оештырды.
Казанда яшәүче 28 яшьлек Сергей Төбәкара клиник-диагностика үзәгенә бик авыр хәлдә эләгә. Аның кергән вакытта бөер һәм бавыр җитәрлек дәрәҗәдә булмавы теркәлгән, сепсис башланган.
Апас ҮРХдә гериатрия бүлеге ачылды, анда өлкән яшьтәге авыруларга медицина ярдәме күрсәтеләчәк. Комплекслы дәвалауны якын-тирә районнардан – Апас, Кайбыч, Буа, Чүпрәле, Тәтеш һәм Кама Тамагы районнарыннан өлкән яшьтәге пациентлар ала алачак. Стационар 5 койкага исәпләнгән.
Алабуга ҮРХ сырхауханәсендә баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуын (БМКӘКБ) кичергән пациентларны стационар һәм амбулатор алып бару мәсьәләләре буенча лекция һәм мастер-класс булды.
ТР Министрлар Кабинетында ТР МК каршындагы белән көрәш буенча ведомствоара комиссия (ТР МК каршындагы ВК) утырышы булды. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР МК каршындагы ВК рәисе Ләйлә Фазлыева уздырды.