ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Рейтинг өч төп күрсәткеч – учреждениенең демографик, икътисади һәм эшчәнлеген исәпкә ала.

Узган ел учреждение эшчәнлегенең рейтинг күрсәткечләре буенча Түбән Кама районы 20 урында иде, хәзер ул беренче урынга чыкты. Биредә хәвеф-хәтәр төркемендә булган кешеләрне флюорография карап тикшерүләре белән колачлау, пациентларны табибларга электрон рәвештә языу, диспансерлаштыру һәм җиһазларны куллануның нәтиҗәлелеге исәпкә алынды. Шулай ук нигезле бер генә шикаять тә теркәлмәде.

Шулай ук Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсе сәламәтлек саклау өлкәсендә оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре буенча алдынгы урыннарның берсен алып тора. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның мәҗбүри ачык отчётыннан билгеле булды. Республика территориясендә узган елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр дәвам иткән тикшерү нәтиҗәләре буенча ТКҮРКПХ мөмкин булган 100 баллдан 96 балл җыйды.

2019 елның 17 маенда «Чистай ҮРХ» ДАССУнең балалар сырхауханәсендә һәм стоматология сырхауханәсендә «Янгын килеп чыкканда, янгынны локальләштерү һәм кешеләрне гамәли эвакуацияләү вакытында эвакуация чараларын оештыру һәм үткәрү» дигән янгын-тактик өйрәнүләр узды. Өйрәнүләр хастаханә персоналының эвакуацион чараларга әзерлеген тикшерү һәм кешеләр күп була торган объектта янгын чыкканны бетерү максаты белән уздырылды.

Хатын-кызлар 40 яшьтән соң климакс симптомнарыннан еш җәфа чигә. Һәм бары тик бик азлар гына табибка мөрәҗәгать итә, үзләренең начар хисен яшь үзгәрешләре белән һәркайчан да бәйләми. Кызганычка каршы, менопауза вакытында хатын-кызларны барыннан да ешрак борчый торган кан тамырлары бозылулары: артериаль кан басымы һәм йөрәк тибүе арту, баш авыртулары, баш әйләнү –  терапевт, невролог, кардиолог кебек белгечләргә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр итә.

23-25 майда Казанда халыкара катнашуы белән «Авырту медицинасы: аңлаудан эш итүгә» дигән XXV Россия фәнни-гамәли конференциясе уза.

Неврологлар, терапевтлар, гомуми практика табиблары, мануаль терапия һәм дәвалау физкультурасы табиблары авыртуларны дарулардан башка дәвалау алымнары, хроник авыртуның психо-социаль аспектлары, авыртуга каршы ярдәм үсешенең перспективалары турында фикер алышалар. Конференция чикләрендә шулай ук «Миофасоциаль авырту синдромының консерватив терапиясендә терапевтик тейпировалау» дигән мастер-класс узачак.


22
май, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Казанда шәфкать туташларының «Хроник авыруларга каршы торуда шәфкать туташларының роле» дигән V Халыкара саммиты узды. Бу саммит –  Россиядә урта медицина персоналы өчен һөнәри күнекмәләрен үстерүгә һәм шәфкать туташларының мөстәкыйль эшчәнлек чикләрен киңәйтүгә юнәлдерелгән иң зур чара, ул илнең 15 шәһәрен үз эченә керткән.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының эш планына нигезлщнеп, 2019 елның 22 маенда җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә әзерлек мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында республика киңәшмәсе үткәрелде.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының балаларга медицина ярдәмен һәм бала табуга ярдәм итү хезмәтен оештыру бүлеге башлыгы Игнашина Е. Г. алып барды.

Яман шеш авыруларын иртә диагностикалау, шулай ук ТКҮРКПХдә семинарда беренчел звено – терапевтлар һәм гомуми практика табиблары белән онкохезмәтнең бергәләп эше турында сөйләделәр. Түбән Кама табиблары белән Республика клиник онкология диспансерының әйдәүче белгечләре, шулай ук хирург-онколог,  «Санкт-Петербург дәүләт университеты» ЮҺБ ФДБМУнең медицина бүлеге буенча директор урынбасары Андрей Павленко очрашты.

2019 елның 21 маенда «Чистай РҮХ» ДАССУ 2нче шәһәр хастаханәсенең сырхауханәсендә Пациентлар комитетының беренче утырышы булды. Исегезгә төшерәбез, Чистай район хастаханәсендә Пациентлар комитеты узган елның ноябрендә Балалар сырхауханәсе җирлегендә оештырылган иде.

Яр Чаллы шәһ. «Сугышлар ветераннары өчен госпиталь» ДАССУдә персоналны һәм пациентларны эвакуацияләү белән янгын куркынычсызлыгы буенча планлы өйрәнүләр узды.

Татарстан Республикасында 22 майдан башлап 31 майга кадәр 31 майга – Бөтендөнья тәмәке төтененнән башка көненә  туры китерелгән тәмәке тарту өчен катнашмаларны һәм тартмауларны профилактикалау буенча тематик ункөнлек уза.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International