«Чистай ҮРХ» ДАССУдә террористик янау һәм шартлы рәвештә кылынган террорлык акты барлыкка килгәндә команда-штаб өйрәнүләре уздырылды.
«Идел» эксперт клубы вәкилләре Татарстан клиникаларында «Сәламәтлек саклау» милли проектын гамәлгә ашыру белән таныштылар.
Лаеш районы «Волонтер-медиклар» дигән Бөтенроссия сәламәтлек саклау өлкәсендә иҗтимагый хәрәкәте тарафыннан үткәрелә торган «СалагаИгелек» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Акция Республика медицина профилактикасы үзәге катнашуында Столбище табиб амбулаториясендә һәм Орловка ФАПында узды.
Республика кан үзәгенең күчмә бригадасы Апас үзәк район хастаханәсендә донор канын җыю буенча «Донор көне» дигән хәйрия акциясен уздырды.
Тәтеш үзәк район хастаханәсендә янгын-тактик өйрәнүләр узды.
«Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССУнең табиблары 7 яшьтән 17 яшькә кадәр балалар ял итә торган «Пионер» һәм «Чайка» балалар сәламәтләндерү лагерьларына килеп киттеләр. Медиклар сәламәт яшәү рәвешенең һәм физик активлыкның төп принциплары турында сөйләделәр.
Түбән Кама районына ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш гериатры Рамил Мөхәммәдиев һәм Татарстанның эре клиникаларының (РКХ, БРКХ, РКОХ һәм РКОД) белгечләре килеп киттеләр. Кунаклар Түбән Кама шәһәре һәм районының дәвалау учреждениеләрендә «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» милли проектларын гамәлгә ашыру белән таныштылар.
РКДҮнең нейрохирургия бүлегендә баш мие кәүсәсенең гемангиобластома ачыкланган Казанда яшәүче 51 яшьлек хатын-кызга уңышлы операция ясаганнар.
Бүген ТР ССМ Республика СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш үзәге 30-еллыгын билгеләп үтә.
Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәгенең (РМКМҮ) коллективы Анжела Вавилова ис. Фондның Казан хосписына килеп китте.