Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе табиблары Татарстанда беренче тапкыр лапароскопик уң як гемигепатэктомияне – яңа шеш барлыкка килү белән бәйле рәвештә бавырның уң як өлешен алдыруны үтәделәр.
Операция 30 яшьлек хатын-кызга үткәрделәр. Пациенткада яңа шеш диспансерлаштыру барышында тикшерү үткән вакытта ачыкланган. Шеш бавырның 60% зарарлаган, шуңа күрә табиблар тормыш өчен мөһим органны саклап калу максатларында ашыгыч рәвештә алдыру турында карар кабул иттеләр!
Операция 4 сәгать дәвамында уздырылды һәм 2нче номерлы хирургия бүлегенең табиб хирурглары, табиб анестезиологлар-реаниматологлар һәм операцион шәфкать туташлары командасы тарафыннан башкарылды.
Элек мондый операцияләр ачык юл белән генә башкарыла иде. Яңа ысулның өстенлекләре шунда – ул пациентлар өчен аз травматизмлы, пациентлар тизрәк торгызылалар һәм көндәлек тормышка кире кайталар.
2019 елның 20 апреленнән башлап медицина көллиятләренең һәм Казан дәүләт медицина университетының (КДМУ) студентлары, Үзәк район хастаханәләренең медицина хезмәткәрләре «Волонтерлар-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең #ДоброВСело (#СалагаИгелек) проекты чикләрендә, фельдшер-акушерлык пунктларында ирекле ярдәм күрсәтү өчен, Татарстан Республикасының 13 районына чыгачаклар.
«Яр Чаллыда эшлә» дигән шәһәр профориентация акциясе чикләрендә «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Яр Чаллы шәһәренең «Сугышлар ветераннары өчен госпиталь» ДАССУсенә килеп киттеләр.
2019 елның 18 апрелендә «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе» Дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе җирлегендә (Алга таба «ТР ССМ РКХ» ДАССУ) Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика Фельдшерлар советының (алга таба ТР ССМ РФС) киңәйтелгән утырышы булды, анда оештыру-методик кабинетларның өлкән фельдшерлары – республиканың 43 районыннан район Фельдшерлар советлары рәисләре катнаштылар.
КБМҮнең эшен иң эре РФ ССМ академик В. И. Кулаков исемендәге милли акушерлык-гинекология үзәгенең экспертлары бәяләде.
ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының академик В. И. Кулаков исемендәге Акушерлык, гинекология һәм перинаталогиянең милли медицина тикшеренү үзәгенең экспертлары белән очрашты.
Милли донор көне алдыннан Республика кан үзәгендә «Тормыш бәйрәме!» донор акциясе узды. Чара Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе студентларының актив катнашында узды.
19 апрельдә РКДҮ кан җибәрү бүлегендә мохтаҗларга ярдәм итәр өчен үз канын тапшырырга теләүчеләрне көтәләр. Барлык донорларны күңелле сюрпризлар көтә.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы медицина оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләүне уздыру буенча Иҗтимагый совет әгъзалары О.Н. Морозова рәислегендә Биектау үзәк район хастаханәсендә хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатына бәйсез бәя бирделәр.
Яр Чаллыда Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының Яр Чаллы шәһәр оешмасының X отчет-сайлау конференциясе узды.