Әлмәт шәһәренең «Сәламәтлек» паркында Халыкара эпилепсия белән көрәш көне кысаларында «Куе кызыл көн» акциясе узды. Әлмәт ҮРХнең табибы-неврологы Рида Ханова һәм медицина көллияте волонтерлары паркка килүчеләргә авыру симптомнары һәм беренче табибка кадәр ярдәм күрсәтү турында сөйләделәр. Акцияне Медицина профилактикасы үзәге белән берлектә ӘМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсе оештырды.
2 апрельдә ел саен Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көне үткәрелә (World Autism Awareness Day). Аның максаты – җәмәгатьчелек игътибарын аутизм белән кешеләргә ярдәм итү һәм аларның тормыш сыйфатын күтәрү кирәклегенә җәлеп итү. 2007 елда БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан дата билгеләнгән иде. 2019 ел көненең темасы – «Ярдәмче технологияләр, актив катнашу».
4 апрельдә РФ Пенсия фондында Йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау мәктәбе узачак. Мәктәп катнашучыларына йөрәк-кан тамырлары авырулары килеп чыгу куркынычы һәм аларны профилактикалау чаралары турында сөйләячәкләр.
ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән Республика балалар психоневрология шифаханәсенең баш табибы вазыйфасына Хәбиров Рәис Әхәт улы билгеләнде.
Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенең 1нче номерлы сырхауханә мөдире Розалия Хәйруллина һөнәрендә инде 36 ел. Бу вакыт эчендә ул ак халат киюенә бер тапкыр да үкенмәгән. Табиб фикеренчә, медицина – һөнәр түгел, бу тагын да зуррак нәрсә. Медицина – ул сәләт, ул яшәү рәвеше, ул фикерләү рәвеше.
«Ветеран» Әлмәт инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Сәламәтлек сәгате» узды. 7 апрельдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья сәламәтлек көне алдыннан үзәк пациентларына дөрес туклану һәм сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләделәр.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе табиблары Германиядән булган эшмәкәр Гюнтер Шайбеның гомерен саклап калдылар, аны ял көннәрендә клиникага аэропорттан «ашыгыч ярдәм» машинасында алып килделәр.
Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары 7611 тапкыр кешеләрне коткарырга чыктылар, шул санда җәмәгать урыннарына – 1196 чакыру. Медиклар бәхетсезлек очракларына 900 тапкыр чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 32 тапкыр. Бу ЮТҺдә 34 кеше зыян күрде, 18 кеше дәвалау учреждениеләренә китерелде. Янгыннарга медиклар 19 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 83 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 5931 чакыру башкарылды, шулардан көчле миокард инфарктлары – 45, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 166.
28 марттан башлап 29 март кадәр Мәскәү шәһәрендә VIII Бөтенроссия балалар урологиясе-андрологиясе буенча мәктәбе узды. Россия Федерациясенең бөтен регионнарыннан балалар урологиясе-андрологиясе өлкәсендәге экспертлар төрле авыруларны дәвалау буенча үз тәҗрибәләрен тәкъдим иттеләр. Мәктәпнең эше барышында клиник очраклар турында фикер алышу белән түгәрәк өстәлләр узды, төрле операцияләрнең видеопрезентацияләре күрсәтелде.
Уфада Башкорт дәүләт медицина университетының педиатрия факультетын тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру буенча комиссия утырышы узды. Комиссия эшендә Башкортстаннан һәм Татарстаннан 25 медицина оешмасы вәкилләре, шулай ук 347 студент катнаштылар.