Апас районында «Туучылар санын арттыру һәм үлүчеләр санын киметү юллары» дигән түгәрәк өстәлләр сериясе старт алды. Очрашулар демографик хәлне яхшырту буенча чаралар планын тормышка ашыру кысаларында район торак пунктларында узачак.
КБМҮнең 250 хезмәткәре «Йөрәк-үпкә реанимациясе нигезләре. Балаларга ашыгыч һәм кичектергесез ярдәм күрсәтү стандартлары» темасына укулар уздылар.
Балтач районында балаларны госпитализацияләү факты буенча ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы түбәндәгеләрне хәбәр итә:
14.10 сәгатьтә йөзү бассейнында планлы дәресләр вакытында барлыкка килгән ютәлгә, баш әйләнүгә, сулыш авыраюга, күңел болгануга зарланулар белән Балтач ҮРХнә 8 баланы госпитализацияләү турында мәгълүмат килде. Хастаханәгә керү вакытына 4 баланың хәле җиңел дәрәҗәдә, 4сенең – уртача дәрәҗәдә кебек бәяләнде.
Барлык кирәкле лаборатор тикшеренүләр үткәргәннән соң, балалар Балтач үзәк район хастаханәсенең балалар бүлегенә хастаханәгә урнаштырылдылар. Табиблар күзәтүе астында торалар.
2019 елның 29 мартында 16: 30 сәгатьтә – табиблар укучыларның хәлен канәгатьләнерлек дип бәялиләр.
Республика балалар клиник хастаханәсе белгечләре һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш профильле белгечләре тарафыннан барлык кирәкле консультацияләр уздырылды.
Диагноз билгеләнә.
Республика медицина профилактикасы үзәгенең лекцион залында республика ДПУдә һәм Казан шәһәренең дәвалау-профилактика учреждениеләрендә халык арасында профилактик эшне оештыру өчен җаваплы медицина хезмәткәрләре өчен методик семинар узды.
2019 елның 19 мартыннан башлап 19 апреленә кадәр Бөтендөнья туберкулез белән көрәш көне кысаларында Татарстанда туберкулезны профилактикалау һәм иртә ачыклау буенча чаралар уза. Ай дәвамында торак пунктларында кайнар линияләр, ачык ишекләр көннәре, рәсемнәр, санитар бюллетеньнәр конкурслары, шулай ук мобиль операторлар абонентларына мәгълүмати хәбәрләр тарату оештырыла.
Перинаталь үзәге булган Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсе белгечләре Ульяновск дәүләт университетына килеп киттеләр. Кичә югары уку йортында медицина факультеты, дипломнан соң медицина һәм фармацевтика белеме бирү факультеты, экология факультеты, физик культура һәм реабилитация факультеты, медицина көллияте студентлары өчен практикалар, стажировкалар һәм вакансияләр ярминкәсе узды. Хәзерге вакытта медицина факультетының 17 кафедрасында ике меңнән артык студент белем ала.
Яр Чаллыда 2018 елда учреждение эшчәнлегенең йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар һәм перспективалар буенча Сугышлар ветераннары өчен госпитальнең отчет җыелышы узды. Утырыш Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, Шәһәр Советы депутаты Ләлә Камалетдинова, шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Айгөл Борһанова катнашында узды.
Бүген онкологик авырулардан терелеп килүчеләр өчен Сәламәтлек мәктәбендә тагын бер лекция узды, тыңлаучылар алдында ТКҮРКХ онкологы Людмила Суслова чыгыш ясады, ул сөт бизенең һәм аналык бизенең яман шешен диагностикалау һәм дәвалау турында, никадәр еш тикшерүләрне узарга һәм анализлар бирергә кирәклеге турында сөйләде.
Республика клиник хастаханәсенә Киров өлкәсенең Сәламәтлек саклау министры Андрей Черняев килеп китте. Ведомство җитәкчесе белән РКХнең баш табибы урынбасары Айрат Хәйруллин, шулай ук бүлекләрнең мөдирләре очраштылар. Визит барышында җитәкчеләр кичектергесез пациентлар өчен кабул итү бүлеген уздылар. КИДБнең (кабул итү-диагностикалау бүлегенең) мөдире Илфак Ярмиев медицина ярдәмен күрсәтүнең логистикасы һәм бүлекнең мөмкинлекләре белән таныштырды.
Казанда VII Республика профсоюз агитбригадаларының конкурсы узды. Конкурста Татарстанның төрле районнарыннан профсоюзларның тармак комитетларыннан 10 команда катнашты.