ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

КДМУның госпитальле педиатрия кафедрасы белгечләре Түбән Кама шәһ. Перинаталь үзәге белән Балалар шәһәр хастаханәсенең табиблары өчен «Кичектергесез педиатриянең көнүзәк бүлекләре» дигән квалификация күтәрү циклын үткәрделәр.

Саба ҮРХдә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов һәм Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов катнашуында медицина советы утырышы узды. Баш табиб Марат Йосыпов 2018 ел эчендә районның сәламәтлек саклау учреждениләре эшенең йомгаклары һәм 2019 елга бурычлары турында сөйләде.

Республика стоматология сырхауханәсендә йомгаклау медицина советы узды.

Грипп – һәр кеше авырый ала торган йогышлы авыру ул. Гриппны китереп чыгаручы булып вирус тора, ул йогышлы кешеләрдән әйләнә-тирәдәгеләрнең йоткылыгы өстенә эләгә.


19
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Республика клиник онкология диспансеры 121нче номерлы лицейда социаль акция уздырды, ул күкрәк яман шешен иртә диагностикалауның мөһимлеге турында хезмәткәрләр хәбәрдарлыгын арттыруга юнәлдерелгән. Лицейның бөтен теләгән хезмәткәрләре ТР ССМ РКОД онколог-маммолог табибларының карап тикшерүләрен үтә алдылар. Акция кысаларында барлыгы 100гә якын кеше каралды, бер патология ачыкланды.

БРКХ белгечләре делегациясе Таҗикстан Республикасына эш визиты белән килде, визит кысаларында Республиканың әйдәүче клиникалары белән берничә килешүгә имза кую планлаштырыла.

Чистайда үзәк район хастаханәсе медицина советының йомгаклау отчет утырышы узды. Медицина хезмәткәрләренең очрашуы барышында Чистай муниципаль районының сәламәтлек саклау учреждениеләренең 2018 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм 2019 елга бурычлар билгеләнде.

Традицион чара КДСнең актлар залында узды. Коллектив алдында беренче булып медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары Марс Мостафин чыгыш ясады. Табиб күбесенчә саннар телендә сөйләде, алар, сүз уңаеннан, тәэсир калдыралар.

Бүген Казан шәһ. «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» ДАССУдә Йомгаклау медицина советы узды, анда 2018 ел эчендә эш йомгаклары ясалды һәм яңа бурычлар билгеләнде.

2018 елда Республика наркология диспансерының эше махсуслаштырылган медицина ярдәменең сыйфатын яхшыртуга, аның гомуми соматик медицина белән якынаюына, шулай ук җәмәгатьчелек игътибарын наркологик авыруларны профилактикалау проблемаларына җәлеп итүгә юнәлдерелгән иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International