ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Казан шәһәре Думасының шәһәр халкының сәламәтлеген һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча даими комиссиясе депутатлары киңәйтелгән утырыш барышында Казан халкына медицина ярдәме күрсәтү өчен шартлар тудыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Утырыш ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында ведомство башлыгы Марат Садыков катнашында узды.

Психик сәламәтлекне саклау берлеге «Сәламәт буын» дигән балаларның һәм яшүсмерләрнең психик сәламәтлеген саклау өлкәсендә V Бөтенроссия профилактик программалар конкурсына гаризалар кабул итә башлавы турында игълан итә.

Сәламәтлек саклау буенча Дәүләт Думасының Комитетында «Медицина һәм хокук. Табиб һәм пациент» темасына түгәрәк өстәл узды.

Республика клиник хастаханәсенең клиник фармакология бүлегенең табибы-клиник фармакологы Эльвина Кадысева Мәскәүдә узган фармакогенетика, фармакогеномика һәм персонализацияләнгән терапия буенча яшь галимнәрнең һәм табибларның II Россия кышкы мәктәбендә доклад белән чыгыш ясады.

БРКХ җирлегендә «Педиатр көне» Республика семинары узды, ул тумыштан барлыкка килгән үсеш кимчелекләре белән булган яңа туган балаларны диагностикалауның, маршрутлаштыруның, шулай ук Татарстан районнары белән куратор эшенең көнүзәк мәсьәләләренә багышланды.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Алабуга 24 порталы тарафыннан Алабуга шәһәрендә яшәүченең дуңгыз гриппыннан үлүе турында бастырылган мәгълүматны рәсми рәвештә расламый.

Диагнозны раслау өчен кайбер лаборатор тикшеренүләр кирәк, аларның нәтиҗәләре Федераль референс үзәкләр тарафыннан расланалар. Бу процесс бер ай дәвамында башкарыла.

Хәзерге вакытта экспертлар тарафыннан клиник очрак карала, Алабуга шәһәрендә яшәүченең авыру тарихы өйрәнелә, аның диспансеризация үтү факты тикшерелә. Билгеле булганча, әлеге кеше 2018/2019 елгы эпидемия сезонында вакцинациядән баш тарткан.

«Күңелләре белән яшь» дигән икенче Бөтенроссия конкурсы «көмеш» волонтерлык үзәкләрен формалаштыруга, өлкән яшьтәге гражданнарның ирекле ярдәмчеллеген үстерүгә һәм тормышларының сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән.


18
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Алексеевск ҮРХдә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов һәм Алексеевск муниципаль районы башлыгы Сергей Демидов катнашуында медицина советы утырышы узды.

ТР Хөкүмәте Йортында сәламәтлек саклау учреждениеләрен кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Түбән Кама районында медицина кадрларының гомуми комплектланлыгы 57,5% тәшкил итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International