«Казанда Неврология атналыгы 2019» дигән бишенче Нейрофорум ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм «Сезнең сәламәтлегегез» Нейроклиникасы булышлыгы белән КДМУның неврология, нейрохирургия һәм медицина генетикасы кафедрасының инициативасы буенча узды.
Казанда пульмонология мәсьәләләре буенча фәнни-гамәли конференция узды.
16 февральдә Казанда аллергологиянең һәм иммунологиянең көнүзәк мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.
ТР ССМ Республика клиник онкология диспансерында 2018 ел эчендә эшчәнлеккә йомгаклар ясадылар.
ТКҮРКХдә «Без коррупциягә каршы» иҗади конкурсына йомгак ясадылар.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының «Резерв» Мобилизация резервларының республика медицина үзәгендә «Команда һәм команда барлыкка килү» тренингы узды. Тренингны бизнес-тренер, арт-терапевт Татьяна Владимир кызы Савельева үткәрде. Тренингның максаты корпоратив кыйммәтләрне һәм инануларны билгеләү, кешеләр төркемнәрен берләштерү юлы белән гомуми команда рухын формалаштыру һәм көчәйтү, гомуми бурычларны хәл итүдә һәр катнашучының җаваплылыгын һәм керткән өлешен үстерү, тренинг нәтиҗәләреннән эмоциональ һәм физик канәгатьләнү алу, үзеңне команда итеп аңлау булды.
Арча ҮРХдә капиталь ремонттан соң сырхауханә ачылды. Тантаналы чарада ТР ССМ министр урынбасары И.Р. Фатыйхов, Арча муниципаль районы башлыгы И.Г. Нуриев, Арча ҮРХ баш табибы Т.В. Баһаветдинов катнаштылар. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау амбулатор-сырхауханә учреждениеләрен модернизацияләү программасы кысаларында ремонтланган сырхауханәдә «Дустанә сырхауханә – Татарстан стандарты» стандартын гамәлгә кертү өчен шартлар тудырылды, регистратура үзгәртеп корылды, пациентлар хәрәкәтенең логистикасы үзгәртелде, кичектергесез ярдәм кабинеты ачылды, моннан тыш, мөмкинлекләре чикләнгән пациентлар өчен уңайлы шартлар булдырылды, биналарны зоналаштыру гамәлгә ашырылды.
15 февральдә «РКЙАХ» ДАССҮдә 2018 елдагы учреждение эшчәнлегенең йомгаклары ясалды һәм яңа 2019 елга бурычлар билгеләнде. Утырышта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов, Идел буе федераль округының йогышлы авырулар буенча баш белгече Ирина Кравченко, Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча белгече Халит Хаертынов, Казан дәүләт медицина университетының һәм Казан дәүләт медицина академиясенең профильле кафедраларының җитәкчеләре катнаштылар.
Үзәк район хастаханәсе бөтен Теләче муниципаль районында яшәүчеләргә медицина хезмәте күрсәтүне координацияләүче әйдәп баручы дәвалау-профилактикалау учрежениесе булып тора.
Кайбыч районында сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең Медицина советы узды.