Бүген Лаешның кунакчыл җире «Сәламәтлек-2015» дигән Медицина хезмәткәрләренең спартакиадасы чикләрендә сайлап алу ярышларының II этабының катнашучыларын каршы алды. Анда Биек Тау, Югары Ослан, Лаеш, Балык Бистәсе, Питрәч районарының 5 үзәк район хастаханәсе медицина хезмәткәрләренең коллективлары катнашты.
19 апрельдән башлап 24нә кадәр Мәскәүдә йөзү буенчаРоссия чемпионаты, анда ТРнан 27 спортчы катнаша. Ярышлар Татарстан җыелмасы өчен уңышлы уздылар: Яна Мартынова һәм Александр Красных алтын медальләр яулап алдылар һәм дөнья чемпионатында катнашу өчен сайлап алу нормативларын үтәделәр. Эрнест Мәкъсумов бронзаны яулап алды һәм Бакуда беренче Европа уеннарында катнашу өчен юллама алды. Чемпионатта татарстан йөзүчеләренә медицина озатуын «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССОсы спорт медицинасы бүлегенең табибы В.В. Зверева күрсәтә.
Йөзүчеләребезгә ярышларда уңышлар һәм яңа медальләр телибез!Бүген Йорәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш елына багышланган чаралар чикләрендә Югары Ослан эчке эшләр бүлегенең хезмәт коллективы белән чираттагы очрашу уздырылды.
Һәр хезмәткәргә артериаль кан басымының дәрәҗәсен тикшерү уздырылды; гомуми практика табибы Лилия Хөснуллина артериаль кан басымының дәрәҗәсен тикшерү һәм регуляр, тәңгәл дару корректировкасы кирәклеге турында шәхси һәм төркем консультацияләр үткәрде. Ахырда Лилия Исмәгыйль кызы лекция белән чыгыш ясады һәм артериаль кан басымының көндәлекләрен бирде. Акциядә 75 кеше катнашты.