ARES-2014 Европа фәнни-сәнәгый палатасының университетлар рейтингы нәтиҗәләре буенча Казан дәүләт медицина университеты Россиянең 3нче медицина югары уку йорты дип билгеләнде.
Бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт сәламәтлек саклау оешмалары арасында «Сугышлар ветераннары өчен иң яхшы палата – 2014» исеменә Республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү булды. Исегезгә төшерәбез, 2014 елда дәүләт стационар сәламәтлек саклау оешмалары арасында «Сугышлар ветераннары өчен иң яхшы палата» дигән II Республика конкурсы булды. Конкурс Сәламәтлек саклау министрлыгы эшенең Комплекс планына ярашлы һәм «Безнең кадерле ветеран» республика гуманитар-социаль проектын гамәлгә ашыру чикләрендә уздырылды.
Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында 2015 елда Казан шәһ. спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатын хәзерләү һәм уздыру вакытында санитар-эпидемиологик тынычлыкны тәэмин итү, медицина тәэминәте мәсьәләләре буенча эш төркеменең утырышы булды. Утырышны республиканың сәламәтлек саклау министры Адел Вафин уздырды.
Халыкка тору урыны буенча медицина ярдәмен күрсәтүнең ала алырлыгының һәм сыйфатының дәрәҗәсе өзлексез үсәргә тиеш. Медицина хезмәтләренең база җыелмасы белән шәһәр сырхауханәләре филиалларын ачу аркасында пациентларга өйләреннән бер адым атлау ераклыгында оператив ярдәм күрсәтелә. Фучик ур., 133 адресы буенча сырхауханә челтәренең шундый филиалларының берсендә ремонт барышы белән Казан мэры Илсур Метшин танышты.
Казанга Кабарда-Балкар Республикасыннан министр урынбасары Андзор Аталиков җитәкчелегендә делегация килеп китте. «Казан» халыкара аэропортында кунакларны Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева каршылады. Булу программасы чикләрендә Фәридә Яркаева Республика клиник хастаханәсенә барып кайтты.
2015 елның 23 гыйнварында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин хезмәт коллективы алдында йөрәк-кан тамырлары авырулары килеп чыгуның төп риск факторлары турында халык өчен лекция белән беренче тапкыр чыгыш ясаячак. Лекция «Радиоприбор» ААҖнең (Казан шәһ., Фаткуллин ур., 2) коллективына укылачак. ММЧын катнашырга чакырабыз!
ТР ССМ Республика кан үзәгендә донорларны кабул итү көн саен (якшәмбедән башка) 08:00 башлап 14:00гә кадәр Казан, Җиңү Проспекты, 85 адресы буенча тормышка ашырыла. Транспорт: 197нче автобус «ТРЦ Южный» тукталышы, 89нчы автобус «Эдельвейс кибете (Ломжинская ур.)» тукталышы, 5нче трамвай Ломжинская тукталышы (Җиңү проспекты). Контакт телефоны: 223-07-79 (регистратура).
ТРда прописка белән паспортның үзеңдә булуы кирәк!