Сәламәтлек саклау министрлыгында дәвалау оешмалары матбугат хезмәтенең бурычлары турында фикер алыштылар. Киңәшмә видеоконференция режимында узды.
СПИД үзәгенең Әлмәт филиалы һәм Сарман район үзәк хастаханәсе белгечләре тарафыннан Бөтендөнья СПИДтан үлгәннәрне искә алу көненә багышланган профилактик чара үткәрелде.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының эш төркеме Лениногорск районының Тимәш ФАПына килеп китте. «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләүнең максатчан программасы буенча әлеге медицина учреждениесе төзелешенә 8 190, 36 мең сум акча бүлеп бирелгән.
Теләче авылында җирле поликлиника бинасын капиталь ремонтлау башланды. Эшләр «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы акчасына алып барыла. Объектның бәясе 45 430 834, 68 сум дип бәяләнә.
Баулы муниципаль районы башлыгы Ильяс Гузаиров «Баулы РҮХ» ДАССУ коллективына 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган Җиңү Парадында, бәйрәм чараларында әзерлек һәм катнашуы өчен рәхмәт белдерде.
«Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастендә оешма тарихы музее бар. Хәзер музейда берничә мең экспонат исәпләнә. Аның экспозициясе даими тулылана.
Сугыш ветераннары госпиталенә шәһәр Советы депутаты һәм мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр, яшьләр эшләре һәм спорт буенча даими комиссия рәисе урынбасары Фирдүс Әюпова эш визиты белән килде.
«Актаныш РҮХ» ДАССУ җирлегендә фельдшер – акушерлык пунктлары мөдирләре, Актаныш, Мөслим, Сарман, Минзәлә үзәк район хастаханәләре һәм табиб амбулаторияләре урта медицина хезмәткәрләре өчен «Сәламәтлек мәктәбен төрле авырулар белән пациентлар өчен уздыру буенча эшне оештыру» дигән укыту семинары үтте.
Баулы районы медхезмәткәрләре Бөтендөнья артериаль гипертония белән көрәшү көненә багышланган «Кан басымыңны тикшер, озак яшә» акциясен үткәрде.
Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгенә Philips маркалы 64 срезага рентген компьютер томографы куелды. Җиһаз Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән республика акчалары хисабына сатып алынды.