ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2022 ел
сишәмбе

"Кайбыч РҮХ" ДАССУ сырхауханәсенең капиталь ремонты тәмамланды. Эшләр «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы акчасына башкарылды.


16
май, 2022 ел
дүшәмбе

Баулыда, "Ватан" яшьләр клубында, Халыкара шәфкать туташлары көненә багышланган, Баулы үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре арасында "Мисс-Бьюти Мед 2022" дигән беренче матурлык һәм талант конкурсы булды.

Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге хезмәткәре Фәридә Хәлим кызы  14-15 майда Казанда узган Timerman спорт стартлары сериясенең «Казан марафоны» нда катнашты.

Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә «Санитар-агарту эше. Иң яхшы санбюллетень» Халыкара шәфкать туташлары көненә багышланган конкурсыка йомгаклар ясалды. Тантана Казанның «Сәйдәш» мәдәният йортында узды.

2012 елның 11 маеннан мобиль комплекс Баулы үзәк район хастаханәсе базасында, Энгельс проспекты, 55 нче йортта урнашкан иде. Теләүчеләр баш мие, күкрәк читлеге органнары, корсак куышлыгы рентген-компьютер томографиясен, онкологик скрининг ясый алдылар.

Кайбыч район үзәк хастаханәсенең Хатын-кызлар консультациясе бүлегендә капиталь ремонт тәмамланды. Бу максатларга «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләүнең максатчан программасы буенча 911 688, 96 сум акча бүлеп бирелгән иде.

Яр Чаллыда артериаль гипертонияне профилактикалау декадасы кысаларында чаралар дәвам итә. Алар 17 май - Бөтендөнья артериаль гипертония белән көрәш көненә туры китерелгән.

Кукмара район үзәк хастаханәсе  сырхауханәсендә капиталь ремонт эшләре бара. Медицина учреждениедә үзгәртеп кору «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында уза. Эшләр бинаның 1 катында бара.

Чистай район үзәк хастаханәсенә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгеч-урологы, Республика клиник хастаханәнең 1нче урология бүлеге мөдире Булат Шәйхрәзиев килде.

Чистай РҮХ сырхауханәсендә Бөтендөнья СПИДтан үлгәннәрне искә алу көненә багышланган чара үтте.Чарада Чистай медицина училищесы студентлары актив катнашты. Укучылар сырхауханәнең пациентлары арасында ВИЧ-инфекция һәм аны профилактикалау чаралары турында белүгә анкеталау үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International