Республика клиник хастаханәсенә Татарстанның Балтач районыннан авырлы хатын-кыз эч авыртуына зарарланып, мөрәҗәгать итә. МРТ рәсемендә табиблар карандагы бала үсешенә комаучалый торган шеш күрә.
Россия Сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Салагай Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов озатуында үзәк төзелешендә булды.
Татарстан авыл кешеләрнең сәламәтлеген планлы тикшерүләрен яңартты. Республиканың әйдәүче ике клиникасының күчмә комплекслары медицина ярдәме күрсәтү өчен Татарстанның ике районына килде инде.
Казанда А. Ф.Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусы ачылды. Объект кыска вакыт эчендә – 100 көндә төзелгән. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко катнашты.
Проектның инициаторы - Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы. Ведомствоның төп максаты - республикада яшәүчеләрдә сәламәт гадәтләр һәм үз сәламәтлекләренә аңлы караш формалаштыру.
Бөтендөнья бала имезү атналыгы 1 августтан 7 августка кадәр үткәрелә. Аның максаты – хатын-кызларга бала сәламәтлеге өчен күкрәк сөте имезүнең өстенлеге турында сөйләү.
Түбән Кама сәламәтлек саклау идарәсенең пресс-секретаре Юлия Скорина вакытлыча йогышлы авырулар госпиталенең Кызыл зонасыннан репортаж ясады.
Чистай РҮХнең бала тудыру йорты Бөтендөнья бала имезү атналыгын хуплап, 1,5 һәм 2 елдан артык күкрәк сөте имезүче әниләр өчен бәйрәм чаралары үткәрде. Чара бәйрәм барлык санитар таләпләрне үтәп узды.
Яр Чаллыда традицион табиб-шәфкать туташлары конференциясендә шәһәрнең 3нче номерлы балалар сырхауханәсенең баш табиб Альбина Шәйхетдинова оешманың 2020 елның беренче яртыеллыгындагы эшчәнлегенә йомгак ясады.
Чистай мөхтәсибәте Чистай РҮХнең вакытлыча йогышлы авырулар госпиталенең медицина хезмәткәрләренә ярдәме күрсәтү йөзеннән азык-төлек җыелмасын тапшырды.