ЯҢАЛЫКЛАР


13
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

Әлмәттә Медицина хезмәткәрләре көне алдыннан «Ягез әле, доктор» иҗади конкурсы узды. Анда сигез яшь белгеч катнашты, алар бер ел элек перинаталь үзәк белән  Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсенең педиатрлар һәм тар белгечләр сафын тулыландырдылар. Баш табиб Лидия Исмәгыйлева чакыруы буенча Казанның, Оренбургның һәм Ижевскның медицина югары уку йортларын тәмамлаганнан соң биш табиб-участок педиатры, балалар хирургы, невролог һәм отоларинголог Әлмәткә күченделәр. «Ягез әле, доктор» конкурсы кысаларында  катнашучылар «Визитка» хәзерләделәр, табиб һөнәре белән бәйле сорауларга җавап бирделәр, шулай ук талантлар конкурсында катнаштылар.

СПИДны һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аның белән көрәш буенча республика үзәге Ачык ишекләр көненә чакыра. Казан халкында һәм кунакларында ВИЧ-йогышына түләүсез аноним экспресс-тест узу, шулай ук белгечләрнең һәм психологларның консультациясен алу мөмкинлеге булачак. СПИД республика үзәге 2018 елның 18 июненнән башлап 13 июленә кадәр эш көннәрендә 12.00 сәгатьтән башлап 15.00 сәгатькә кадәр Казан шәһ, Н. Ершов ур., 65 адресы буенча барлык теләүчеләрне көтә. 

 

Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәме хезмәтенең табиблары 7064 тапкыр кешеләрне коткарырга чыктылар, шул санда җәмәгать урыннарына – 1377 чакыру. Бәхетсезлек очракларына ашыгыч ярдәм медиклары 967 тапкыр чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәте урыннарына – 42 тапкыр. Шул ЮТҺдә 42 кеше зыян күрде, 37 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән табиблар 95 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 5310 чакыру башкарылган, шул санда миокард инфарктларына – 65  һәм баш мие кан әйләнешенең көчле бозылуларына – 199 туры килде.


9
июнь, 2018 ел
шимбә

17 июньдә 14.00 сәгатьтә «Ел табибы – Ак чәчәкләр 2018» («Ак чәчәкләр») Республика конкурсы тантанасының трансляциясе «Яңа гасыр телекомпаниясе» телеканалында узачак. Исегезгә төшерәбез, 7нче июньдә Казанда «Ел табибы – Ак чәчәкләр 2018» Республика конкурсының йомгакларын ясадылар. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

«Ел табибы – Ак чәчәкләр 2018» Республика конкурсы тарихында беренче тапкыр номинантларны һәм Татарстанның медицина берләшмәсен Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова котлады.

Быел чара унберенче тапкыр уздыдрылды.

2018 елның  2 июлендә Арчада «Пульмонология: рекомендацияләрнең типик хаталарын һәм тайпылышларын тикшерү» дигән районара фәнни-гамәли конференция узачак. Конференция эшендә Арча, Биектау, Саба, Теләче, Балтач, Кукмара, Әтнә, Питрәч районнарының табиблары катнашачаклар. Конференциянең максаты – әлеге рекомендацияләрнең төп нигезләмәләрен тәкъдим итү, клиник очракларны тикшерү.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, соңгы 3 ел эчендә үпкәнең озакка сузыла торган обструктив авыруына караш үзгәрде,  бронхиальной астма буенча рекомендацияләр җитди яңарышлар кичерделәр. Пневмония темасы аерым яңгырашка ия, чөнки әлеге авырудан госпитализация һәм үлүчеләр саны артыннан контроль сәламәтлек саклау федераль органнарының даими контроле астында тора. Конференция өзлексез медицина белеме бирүнең федераль системасында аккредитация үткән.

Кадрлар потенциалын саклау, медицина учреждениеләрендә эшләүнең дәрәҗәсен һәм күркәмлелеген арттыру максаты белән Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Россия сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан оешмасы арасында һөнәри стандартларны кертү буенча тәкъдимнәр турында килешүгә кул куелды. Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков һәм Россия сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан оешмасының Рәисе килешүгә кул куйдылар.

 

Бу көннәрдә Татарстанда балаларның сын-гәүдәләре бозылуның  профилактикасына багышланган тематик ункөнлек уза.

Ункөнлек кысаларында республиканың медицина учреждениеләрендә балалар һәм аларның ата-аналары өчен чаралар уза. Шулай итеп, Чистай районының 2нче номерлы шәһәр хастаханәсенең педиатрия бүлегендә тематик чара – иртә яшьтәге балаларда сын-гәүдә бозылуның  профилактикасына багышланган балалар һәм аларның ата-аналары өчен лекцияләр уздылар.

 

Бүген «МЕГА» сәүдә үзәгендә «Казан күкрәк яман шешенә каршы» дигән бишенче юбилей социаль акция узды, анда хатын-кызлар Татарстан Республикасының әйдәп баручы онкологлары–маммологларыннан бушлай консультация уза алдылар. Тантаналы церемониядә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Дәвалау һәм профилактика ярдәме идарәсенең башлыгы Елена Әхмәтҗанова, Казанның Сәламәтлек саклау идарәсенең башлыгы урынбасары Гөлнара Гайфуллина катнаштылар.

Сөт бизенең яман шеше хатын-кызларның барлык онкологик авырулары арасында беренче урында тора. Вакытында I – II стадияләрдә диагностика үткәрелгән яман шеш 90-95 процент очракта дәвалана. Чараның төп бурычы — профилактика өчен ел саен планлы тикшерүләрнең һәм сөт бизе авыруын үз вакытында диагностикалауның кирәклеге турында хатын-кызларга сөйләү.

Бу көнне ТР ССМ Республика клиник онкология диспансерының маммология һәм реконструктив хирургия бүлегенең мөдире Альберт Гыймранов әлеге онкопатологиянең иртә диагностикасына багышланган лекция үткәрде.

Казанда «Казан күкрәк яман шешенә каршы» дигән коммерциячел булмаган мәгълүмати проект меңләгән  хатын-кызларны җыеп, ел саен үткәрелә. Дүрт ел эчендә Республика клиник онкология диспансеры ярдәме белән 3200дән артык хатын-кыз консультация узды. 2014 елда сөт бизе яман шешенең бер очрагы, 11 хатын-кыз мастопатия белән, фиброаденоманың бер очрагы ачыкланды. 2015 елда — сөт бизе яман шешенең 11 очрагы, өч мастопатия, фиброаденоманың җиде очрагы. 2016 елда сөт бизе яман шешенең 11 очрагы, 13 фиброз һәм мастопатия ачыкланды.

Яр Чаллы шәһ. «АМЯХ»дә «Инсультлы практикум» Республика семинар-киңәшмәсе узды.

Семинар эшендә Татарстан Республикасы районнарыннан 70тән артык белгеч катнашты: табиблар-неврологлар, табиблар-физиотерапевтлар, ДФК табиблары, ДФК инструкторлары.

Семинарның программасы кысаларында районнардан булган белгечләр өчен Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгече-нейрохирургы, «КДМУ» неврология һәм нейрохирургия кафедрасының мөдире, профессор Валерий Данилов һәм Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгече-ангионеврологы, «КДМУ» неврология һәм нейрохирургия кафедрасының профессоры Динә Хәсәнова чыгыш ясадылар.

Семинар-киңәшмә кысаларында төрле проблемалар буенча лекцияләр укылды һәм түгәрәк өстәлләр уздырылды. Пленар киңәшмәдә инсульт белән авыручыларда икенчел профилактика мәсьәләләре, инсультның кискен чорында пациентларны хирургик дәвалау,  ишемик инсультның реперфузион терапиясе буенча докладлар тәкъдим ителде.

 

 

Сәламәтлек саклауда инновацион технологияләрне куллану медицина ярдәме күрсәтүнең нәтиҗәлеген арттыра! буенча укыту узды. Укытуны «IMF неонатология өчен инфузион системалар» менеджеры Лорета Дейнеко-Миллутат җитәкчелегендә Германия һәм Россия вәкилләре үткәрделәр.

Укытуларда бүлек мөдире М. Г. Фәттахов, акушерлык физиология бүлегенең мөдире С. В. Гобәйдуллина, эпидемиология бүлегенең мөдире Н.Е.Когуашвили, перинаталь үзәкнең баш акушеры З. Р. Әхмәтшин, бүлекнең өлкән шәфкать туташы С. Е. Иванов һәм яңа туган балалар реанимациясе һәм интенсив терапия бүлегенең шәфкать туташлары катнаштылар.

Сәламәтлек саклауда инновацион технологияләрне куллану медицина ярдәме күрсәтүнең нәтиҗәлеген арттыра!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International