ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2015 ел
җомга

Бахчисарай районының Самохвалово саласында урнаштырылган, Кырымда беренче модульле фельдшер-акушерлык пунктының ачылуы булды.

Ике субъектның хезмәттәшлеге чикләрендә Татарстан Республикасыннан Бахчисарай районына бүләккә беренчел дәрәҗәдәге медицина ярдәмен күрсәтү оешмасы урнаштырылды. ФАП бөтен кирәкле җиһаз белән комплектланган һәм Самохвалово с. 609 кешесенә хезмәт күрсәтәчәк.


9
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе

ТР сәламәтлек саклау оешмаларында 1нче апрельдән башлап 10на кадәр «7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көненә туры китерелгән профилактик чаралар» темасы буенча ункөнлек уза.

Конференциянең үзенчәлеге:  ТР ССМ РКХнең операция бүлмәсеннән реаль вакыт тәртибендә трансляцияү; гистероскопияне уздыруның нәтиҗәле методикаларын тренажерларда эшкәртү; гистероскопия һәм аналыктагы хирургия практикасы буенча фикер алышу мөмкинлеге.

7 апрельдә Алабуга шәһәренең сәүдә нокталарында: «Алабуга» СҮдә (37 кибет), 4 һәм 12 микрорайонда «Эссен продакшн» ЯАҖдә, Морт участок хастаханәсендә – 2015 елның Бөтендөнья сәламәтлек көненә туры китерелгән «Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш көне» акциясе узды.
Умыртка баганасының генератив авыруларының трансфораминаль эндоскопик хирургиясе буенча мастер-класс РКДҮнең нейрохирургия бүлегендә узды. Чара барышында умырткаара бүсерне дәвалау өчен TESSYS минималь-инвазив хирургия методикасын кулланып 3 операция уздырылды.

8
апрель, 2015 ел
чәршәмбе

7 апрельдә КДМУның неврология һәм реабилитация кафедрасының хезмәткәрләре Казанның «7нче шәһәр сырхауханәсе» ДАССОсы белән бергә риск факторлары турында халыкка хәбәр итүне арттыру өчен йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау буенча тематик акция уздырдылар.

 
 КДМУның неврология һәм реабилитация кафедрасының хезмәткәрләре профессор Ф.В. Тахавиева, доцент Т.П. Шагивалиева, аспирант Н.М. Бикчурин йөрәк-кан тамырлары авыруларының риск факторлары, профилактикада физик активлыкның роле, зарарсыз ашау буенча лекцияләр уздырдылар. Ординаторлар Е.А. Нургалиева, Н.А. Латыпов һәм С.А. Симакова йөрәк-кан тамырлары авырулары риск факторлары һәм аларны кисәтү турында белем дәрәҗәсен ачыклауга конкурс уздырдылар.
 
Бөтен теләүчеләргә артериаль кан басымын, канда холестерин һәм шикәр дәрәҗәсен үлчәделәр, тән массасы күрсәткәчен һәм физик активлык дәрәҗәсен билгеләделәр. Пациентларны релаксациянең һәм сәламәтләндерү төрткеле массажның алымнарына өйрәттеләр.
Бөек Ватан сугышында Җиңү көненең 70 еллыгы алдыннан Яшел Үзән РҮХ һәм Яшел Үзән муниципаль районының сәламәтлек саклау ветераннары советы 1941–1945 елның Бөек Ватан сугышының ветераннарын һәм тыл хезмәткәрләрен юбилей медальләре белән бүләкләүнең тантаналы церемониясен оештырдылар.

100дән артык кеше катнашкан спортның яңа юнәлеше булган Скандинавия йөрешебуенча масса-күләм күнегү Әлмәттә булды. Аны оештыручылар – «Знамя труда», «Әлмәт таңнары» газетларының редакцияләре һәм Әлмәт медицина профилактикасы үзәге. Баш табиб Әнвәр Абдулов барысын да Сәламәтлек көне белән котлады һәм Әлмәттә спорт белән шөгыльләнүләр өчен бөтен шартлар оештырылган дип игътибарны акцентлады.

 Спорт чарасында Әлмәт медицина көллияте студентлары, шәһәр Студентлар советы, шәһәр ММЧ журналистлары, шәһәр Ветераннар Советы һәм «Импульс» дигән пенсионерларның физкультура-сәламәтләндерү клубы әгъзалары катнаштылар.  Мария Нырова һәм Римма Зиннатуллина сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау гына түгел, ләкин шәһәр спорт масса-күләм чараларның актив катнашучылары да булалар.
 
 

Скандинавия йөрешебуенча тренер Роберт Степанов шөгыльләр ел буена күрсәтелгән, ә ритмлы хәрәкәтләр һәм дөрес сулыш исәбенә нәтиҗә ирешелә, дип әйтә.

 
Лилия Сабитова, ӘМР Сәламәтлек саклау идарәсенең матбугат хезмәте

Шәһәрнең дәвалау оешмаларында 7апрельдәге Бөтендөнья сәламәтлек көненә һәм Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш елына туры китерелгән «Үз кан басымыңны бел» дигән гомумшәһәр акция башланды.

 
Бүген шәһәр Мэриясе хезмәткәрләренең һәм килүчеләренең кан басымын үлчәделәр. Кан басымын 74 кешедә тикшерделәр, алар арасында  24% – күтәренке кан басымы белән. Аларга үзләрен тикшерү буенча көндәлекләр алып барырга һәм сырхауханәгә терапевтка мөрәҗәгать итәргә киңәш бирелде. Тикшерелгән кешеләрнең дүрт проценты авыр дәрәҗәле гипертония белән азапланалар (систолик басым 180 мм рт баг. артык), алар барысы да сырхауханәдә диспансер исәбендә торалар һәм үз вакытында тикшеренәләр.

Бөтендөнья сәламәтлек көненә туры китерелгән чараларның ункөнлеге чикләрендә (1нче апрельдән башлап 10на кадәр) Авиатөзелеш һәм  Яңа-Савин районнары буенча Казан шәһ. МОСК Мәгариф идарәсенең мәгариф бүлеге Казан шәһ. «7нче Балалар шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОсы (Айдаров ур., 2а)  белән бергә 2015 елның 1нче апреленнән башлап 10на кадәр Казан шәһ. Авиатөзелеш районының 5 мәктәпнең 8нче классларда укучылары арасында «Мин сәламәтлекне сайлыйм!» дигән уен викторинасы башланды.

Җиңүчеләр призлар – «Триумф» спорт комплексына абонементлар белән бүләкләнәчәк.

 

Викторинаның максаты – яшсмерләрдә үз сәламәтлекләренә бәяле мөнәсәбәтне, спорт белән шөгыльләнүгә һәм хезмәтнең һәм ялның рациональ тәртибенә омтылышны, сәламәт яшәү рәвешенең осталыкларын формалаштыру.

 
Билгеләргә кирәк, мондый чара өченче ел рәттән уздырыла һәм сәламәт яшәү рәвешен популяризацияләү өлкәсендә профилактика эшенең нәтиҗәле алымы булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International