ЯҢАЛЫКЛАР


10
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
2014нче елның 16нчы сентябреннән 18нче сентябренә кадәр Казанда VIII БДБ һәм Евразия илләренең онкологлар һәм радиологлар корылтаена багышланган онкология «СәламәтЯзу» темасы буенча иң яхшы журналист эше конкурсында «Татар-информ» мәгълүмәт агентлыгының корреспонденты Эмма Ситдикова «Сәламәт кызыксыну» номинациясендә беренче урынны яулады.

9
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе
9нчы сентябрьдә Казан шәһәренең «Бердәм Россия» партиясенең рәисе Д.А.Медведевның җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин гражданнарны кабул итте. 
24 сентябрьдә Казанда «Медицина оешмаларының җаваплылыгы: саклау механизмнары» конференциясе булачак. Чыгыш ясарга һәм фикер алышуда катнашырга эшчәнлекләре медицина хезмәте базарының эшләү шартларын билгеләүче берләшмәләрнең, федераль  һәм региональ дәрәҗәдәге оешмаларның вәкилләре; дәүләт һәм шәхси медицина оешмаларының җитәкчеләре һәм баш табиблары; медицина оешмаларын страховкалау өлкәсендә хезмәт күрсәтүче страховкалау компанияләренең вәкилләре, юристлар, консультантлар һәм аналитиклар чакырыла. 
Бүген Саха Республикасының (Якутия) Сәламәтлек саклау министрлыгы делегациясе үзәккә барды һәм эшчәнлеге белән танышты. РКДҮ ДАССОның хирургия буенча генераль директорның урынбасары Адел Галимҗанов үзәкнең кунаклары өчен презентация уздырды, аның барышында үзәк эшчәнлегенең төп күрсәткечләре, эшнең шартлары, медицина һәм халыкка хезмәт күрсәтүнең үсеше, медицина туризмын киңәйтү турында сөйләде. 
2014нче елның 9нчы сентябрендә «4нче «Студенческая» шәһәр сырхауханәсе» ДАССОнда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының сәламәтлек саклауны информатизацияләү өлкәсендәге эш тәҗрибәсен өйрәнергә Саха Республикасы (Якутия) Сәламәтлек саклау министрлыгының вәкилләре килделәр.

8
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Алдагы атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар 123кә кимегән (һәлакәтләр һәм бала табулар исәбе буенча).
Мөрәҗагать итүнең саны арткан: кискен миокард инфаркты буенча – 12 тапкырга. 
Кама балалар медицина үзәге «Могҗизалар чемоданы» гаилә фестивалендә катнашты. Аны узган шимбәдә, 6нчы сентябрьдә Энтузиастлар бульварында Яр Чаллы шәһәре хастаханәсенең клоуннар командасы оештырды. 
Казанда 7нче сентябрьдә Вишневский һәм Калинин урамнары киселешендә ЮТҺ булды: маршрутлы автобус баганага бәрелде. ЮТҺ нәтиҗәсендә Казанның «7 номерлы шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОна 4 кешене салдылар. Барлык зыян күрүчеләрнең халәтләре уртача дәрәҗәдәге авырлыкта дип бәяләнә. ЮТҺ урынына Казанның Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясенең 5 бригадасы һәм Республика һәлакәтләр медицинасы үзәгенең 1 бригадасы килде.

6
сентябрь, 2014 ел
шимбә
6нчы сентябрьдә Казанда 1000гә якын медик студентлар белән «Спорт шимбәсе» узды. Чараны Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт буенча министрлык, Казан шәһәренең физик культура һәм спорт буенча комитет ярдәме белән Казан дәүләт медицина университеты оештырган иде. «Без сәламәт, кушылыгыз!» акциясе хәрәкәтен ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин чираттагы тапкыр хуплады.
5нче сентябрьдә Нижнекамск шәһәрендә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, Нижнекамск муниципаль районы башлыгы, Нижнекамск мэры Айдар Метшин,  Нижнекамск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Таһир Камалетдинов, Нижнекамск шәһәре сәламәтлек саклау идарәсенең башлыгы Илнур Халфиев һәм Нижнекамск районы үзәк күппрофильле хастаханәсенең баш табибы Габибулла Әхмәдов катнашында күчмә киңәшмә узды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International