Татарстан Республикасына табиб-ватандашлар клубы катнашучыларының визиты чикләрендә Яр Чаллы шәһәренең «5 нче номерлы шәһәр хастаханәсенә» ДАССОна м.ф.к., Россиянең атказанган табибы, урология һәм литотрипсия бүлегенең мөдире, табиб-уролог Рафаэль Биктимиров килде. Визит дәвамында Рафаэль Биктимиров оешма эшчәнлеге белән танышты, каты авырулы пациентларны консультацияләү белән бүлектә обход, урология бүлегенең табиблар персоналы белән киңәшмә үткәрде, ТР ССМның Яр Чаллы шәһәре сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Е.А.Боенко белән очрашты.
Бүген Татарстан башкаласына Табиб-ватандашлар клубының катнашучылары килде. Кунакларны «Казан» халыкара аэропортында ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин каршы алды.Казанга визит чикләрендә клубның катнашучылары Татарстан Республикасының әйдәүче медицина оешмаларында мастер-класслар үткәрәчәкләр. Шулай ук программа кысаларында «Медицина фәннәре үзәгенә» бару, Зөя утравына сәяхәт, Республика көненә багышланган тантаналы чараларда катнашу планлаштырылган.
28 –29 августта Татарстанга Россиянең алдынгы табиблары киләчәк – Табиб-ватандашлар Клубының катнашучылары. Делигация составында – Н.Н.Бурденко исемендәге Төп хәрби клиника госпиталенең баш хирургы, профессор Гыйзәтуллин Шамил, Мәскәү психология институтының ректоры, медицина фәннәре докторы Кәримова Дания, Н.Н.Бурденко исемендәге Төп хәрби клиника госпиталенең башлыгы, профессор Крюков Евгений, А.Н.Бакулев исемендәге йөрәк-кан тамырлары хирургиясе фәне үзәгенең авыру китереп чыгарган йорәк кимчелекләренең ашыгыч хирургия бүлегенең җитәкчесе, профессор Муратов Ренат. Исегезгә төшерәбез, Табиб-ватандашлар клубының беренче очрашуы 2011 елда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан «Ватандашлар белән очрашуны оештыру» йөкләмәсе буенча оештырылган иде. Клубның әгъзалары булып республикадан читтә эшләүче – Татарстаннан чыккан төрле милләт табиблары. Клубның төп бурычы – алдынгы медицина тәҗрибәсе белән алышыну. Табиб-ватандашлар Клубының очрашулары вакытында актуаль медицина юнәлеше буенча түгәрәк өстәлләр, конференцияләр, лекцияләр, мастер-класслар үткәрелә. Хәзерге вакытта Клуб составына РФАнең һәм РМФАнең 4 академигы, 89 профессоры керә. Клубның рәисе – А.Л.Мясников исемендәге ККИның хирургия буенча генераль директор урынбасары, йөрәк-кан тамырлары хирургия бүлегенең җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган табибы Акчурин Ренат.
26 августта Биектау муниципаль районында медицина гомумдәвалау челтәренең хезмәткәрләре, хокук саклау һәм мәгариф хезмәткәрләре өчен «Наркотизацияне профилактикалавының төп юнәлешләре һәм сәламәт тормыш рәвешен формалаштыру» исеме астындагы районара семинар-киңәшмә уздырдылар. Семинар эшендә Республика наркология диспансерыннан һәм Республика медицина профилактика үзәгеннән белгечләр катнашты. Наркомания һәм аны профилактикалау буенча актуаль сорауларны тикшерделәр.
Үзләренең чыгышларында докладчылар яшьләрнең наркотик чараларны куллануны иртә ачыклау һәм үсмерләр арасында наркоманияне беренчел профилактикалау буенча эш уздыруның мөһимлеген ассызыкладылар. Катнашучыларга Республика профилактика медицинасы үзәге әзерләгән «Сәламәт бул!» анимацион сериалын тәкъдим иттеләр, ә Республика наркология диспансеры наркоманияне профилактикалау буенча волонтерлар хәрәкәте булдыру турында видеоролик күрсәтелде.