ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

4 сентябрьдә Казанның 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенә РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Департаменты директоры И. Г. Никитин барды. Дәвалау оешмасына барганда кунакны ТР сәламәтлек саклау министр урынбасары Р.С.Җәләлетдинов һәм хастаханәнең баш табибы М.Н. Садыков озатып бардылар.


4
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген, 4 сентябрьдә Казанның 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенә АКШ һәм Төркия фирма-җитештерүчеләр вәкилләре: Ned Cosgriff, Natasa Zirovnik, Александр Ненашев,Emrah Akar, Илшат Нәҗипов килделәр. Кунакларны беренче чиратта клиниканың җиһазландырылуы кызыксындырды. Шуңа күрә визит вакытында акцент төрле хастаханәнең бүлекләрендә куелган хәзерге заман аппаратурасын демонстрацияләүгә ясалды.

Бүген Казанга РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының махсуслаштырылган медицина ярдәме һәм медицина реабилитацияләү департаменты директоры – Никитин Игорь Геннадий улы килде.

Кунак Сәламәтлек саклау министры беренче урынбасары А.Ю. Вафин озатып баруында Республика клиник хастаханәсенә килде. Монда РКХның баш табиб урынбасары М.М.Миңнуллин катнашуында ул кабул итү-диагностика бүлегенең ашыгыч пациентларны кабул итү буенча эше белән танышты.

3
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе

2013 елның 5–7 сентябрьләрендә Казанда «Балалардагы һәм өлкән кешеләрдәге оча-бот буынының авыруларын һәм җәрәхәтләнүләрен диагностикалау һәм дәвалау мәсьәләләре» дигән темасына халыкара катнашуы белән фәнни-практик конференция узачак. Конференция Фәтих Әмирхан пр., 1нче йорт адресында, «Казан ривьера» кунакханәсендә узачак. Конференция 10 сәгатьтә башлана. Катнашучыларны теркәү 9 сәгатьтә.

Бүген «Кама балалар медицина үзәге» ДАССОсына (Яр Чаллы) РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Махсуслаштырылган медицина ярдәме һәм медицина реабилитацияләү департаментының җитәкчесе Никитин Игорь Геннадий улы килеп киткән.

«2011-2013 елларда сәламәтлек саклау оешмаларын камилләштерү» программасы буенча капиталь ремонтны тәмамлау максаты белән 9 сентябрьдә «Кама балалар медицина үзәге» ДАССО Перинаталь үзәгенең бинасы 2 айга ябыла. Өстәмә акча чаралары килде. 5 яңа лифт, өзлексез тәэмин итә торган чыганак урнаштыру, косметика ремонты һәм бала тудыру йортын йогышсызландыру буенча профилактик эшләр планлаштырыла.

Мөмкин булган уңайсызлыклар өчен «Кама балалар медицина үзәге» ДАССОсы алдан Сезнең кичерүегезне сорый. Сез бөтен медицина ярдәмен тулысынча алырсыз, дип әйтә баш табиб Равил Бакиров.

Яр Чаллы шәһәренең йөкле һәм бала табучы хатыннарга ярдәм күрсәтү «Кама балалар медицина үзәге» ДАССОда, вакытлыча бала тудыру йорты урнашкан 9/23 адресы буенча булачак.


2
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Healthy Nation мәгълүматый-аналитик басмасының фотоконкурсы башланды. Анда катнашу өчен Сезгә Healthy Nation журналын укыган вакытта нинди булса оригиналь көтелмәгән ракурста (гадәттә булмаган урын, торыш) рәсемгә төшәргә һәм info@healthynation.ru адресы буенча редакциягә җибәрергә кирәк була.

Искә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны белән «03» номерын җыеп шалтратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «030» (түләүсез). Әгәр шалтратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номер буенча шалтратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр.

Авырулар яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларны тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.

Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын подъезд номерын һәм кодын), юл билгеләүләрне, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач,  ул чакыручыга «Сезнең чакыругыз кабул ителде» дип җавап бирә, кабул итүнең вакытын әйтә һәм адресны кабатлый, шул чакта чакыру кабул ителгән дип санала.


30
август, 2013 ел
җомга

2013 елның 30 августында, Татарстан Республикасы Көнендә, «ТР ССМ Балалар республика клиник хастаханәсе» ДАССОның составында яңа «Азино» дигән балалар сырхауханәсе (Глушко ур., 41 а) тантаналы итеп ачылды. Бу сырхауханә Татарстанда гына түгел, Россиядә дә иң зурлардан берсе булып тора. Аның мәйданы – 9 794,3 кв.м. Объектның бәясе – 411,9 млн. сум. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР сәламәтлек саклау министры А.З. Фәррахов, Казан мэры Илсур Метшин катнаштылар.


29
август, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Сәламәтлек саклау министры А.З. Фәррахов Россия гомуми практика табиблары (гәилә табиблары) ассоциациясенең президенты, м.ф.д., профессор, РМФА академигы Игорь Николай улы Денисов белән очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International