ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2023 ел
җомга

11 майда Түбән Кама медицина көллияте базасында инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча IX милли чемпионатның «Массажист» компетенциясендә «Абилимпикс - 2023» Региональ этабы узды.

Яшел Үзән РҮХ структур бүлекчәләренең өлкән шәфкать туташлары «Ак йөрәк» бәйрәм флешмобын үткәрделәр.

Тиздән бинаның эчке бизәлеше һәм инженерлык коммуникацияләрен тоташтыру башланачак.


11
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

«Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча Дәрвишләр бистәсендә Казанның 6 нчы поликлиникасы филиалы төзелә. Дүрт катлы бина 6,4 мең кв.м мәйданны биләп тора. Эшләрне 1 июньдә тәмамларга планлаштырыла.

ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән Яшел Үзән РҮХ баш табибы вазыйфасына Рамил Рафиз улы Мөхәммәтдинов билгеләнде.

12 майда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге ВИЧ-инфекциягә бушлай аноним экспресс-тест үткәрә.

27-28 октябрьдә, Казанда Amtec Kazan базасында дәвалау һәм педиатрия факультетларының 5-6 курс медицина югары уку йортлары студентлары өчен соңгы буын югары технологияле медицина симуляторларында беренче Бөтенроссия «MEDPROFI» олимпиадасы узачак.

Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгенең дәвалау физкультурасы буенча инструктор-методисты Ксения Гоглева Казан дары заводы ветераннары өчен сулыш гимнастикасы элементлары белән гомуми ныгыту күнегүләре комплексын үткәрде.

Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсе коллективы яшь кадрлар белән тулыланды!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International