Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының Бирдебәк авылында Мәктәп урамы, 4 нче йорт адресы буенча фельдшер-акушерлык пункты төзелә. Яңа медпунктка акча «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча бүлеп бирелгән.
Алабуга үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре ГТО нормаларын тапшырды. 10 июньдә җиңел атлетика манежында Алабуга үзәк район хастаханәсенең профсоюз комитеты профсоюз әгъзалары өчен ГТО нормаларын тапшыру буенча "Хезмәткә һәм оборонага әзер" спорт бәйрәмен оештырды.
«Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастендә тез буыннарны яңа модификация имплантлары белән эндопротезлау буенча мастер-класс узды.
Алабугада бала тудыру йорты 1 июньнән булачак әниләрне кабул итә башлады. Исегезгә төшерәбез, Соvid 19 пандемиясе белән бәйле рәвештә, ТР сәламәтлек саклау министрлыгы карары буенча, 2020 елның июненнән башлап 2022 елның мартына кадәр Алабуга РҮХнең бала тудыру йорты бинасында якын-тирә дүрт районга хезмәт күрсәткән йогышлы госпиталь ачылды. Шәһәр һәм районның барлык хатын-кызлары Түбән Кама һәм Яр Чаллы бала табу йортларына юнәлделәр.
Бүген, Бөтендөнья кан доноры көнендә, 1 Май мәйданында «Казан йөрәге» дигән донор акциясендә катнашырга мөмкин. Мобиль комплексларда кан тапшырырга мөмкин булачак. Барлык донорларны да чараны оештыручылардан күңелле сувенирлар көтә.
62 яшьлек ир-атның уң бөеренең яман шеше һәм сул бот сөяге башының метастазалы зарарлануы очраклы рәвештә генә ачыклана. Мәкерле авыруны бот сөяге сынган "ярдәмендә" генә ачыклана.
Төзелеш барышы белән Яр Чаллы шәһәре буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев һәм башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов танышты.
2022 елның 24-25 августында Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Идел буе федераль округының «Сообщество» форумы узачак.
Һөнәри бәйрәм - медицина хезмәткәре көне алдыннан Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләде.
11 июньдә Югары Ослан районы Савино авылында «Зөя калкулыклары» гольф-клубында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм хәйриячеләр ярдәме белән Медицина хезмәткәре көненә багышланган «Ак чәчәкләр» гольфы буенча беренче халыкара хәйрия турниры узачак.