Яшел Үзән РҮХнең 1нче сырхауханәсендә сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча бинаны капиталь ремонтлау башланды. Акча федераль бюджеттан бүлеп бирелә.
Россия Фәннәр академиясенең педиатрия һәм балалар сәламәтлеген саклау фәнни-тикшеренү институты белгечләре Казан мәктәп укучыларын тикшерәләр. Бу инде икенче этап. Беренчесе 2017 елда үткәрелде.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә югары һөнәри осталыклары, фидакарьлек һәм коронавируска каршы көрәштә зур өлеш керткәне өчен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин медицина хезмәткәрләрен бүләкләде.
Митрополит Кирилл Рус Православие Чиркәвенең медальләре белән медицина хезмәткәрләрен бүләкләде.
Казанда «Урологиядә инновацион технологияләр» бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды, анда бөтен Россиядән дистәләгән урологлар катнашты. Махсус чакырылган лектор - Төркия хастаханәләр төркеменнән профессор Флоренс Найтингейл, яман шеш авырулары ассоциациясе генераль секретаре Әхмәд Тунч Оздемир.
Ютазы районының Байларов авылында яңа модульле ФАП төзелеше башланды. Яңа медицина учреждениесе «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы халкына беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру максатларында төзелә.
Казанда ел саен үткәрелә торган «Салих укулары» Республика фәнни-гамәли конференциясе үз эшен тәмамлады. Конференцияне үткәрүнең гибрид форматы ярдәмендә Салих укуларына Мәскәү, Санкт-Петербург, Идел буе федераль округы субъектлары белгечләре, Россия Федерациясенең әйдәүче ревматология мәктәпләре дә кушылды.
Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсе баш табибы Марс Мостафин медицина колледжын тәмамлаучылар белән очрашты.
2022 елның 1 мартыннан башлап, законнар үзгәрү сәбәпле, медицина эшчәнлеген лицензияләү буенча барлык гаризалар, шул исәптән электрон рәвештә кабул ителә.
Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре һәм республиканың медицина хезмәткәрләре өмәгә массакүләм чыкты.