Яр Чаллының 5нче номерлы Шәһәр хастаханәсендә 2021 елга йомгак ясадылар. Йомгаклау медсоветында шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев, сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының Яр Чаллы оешмасы рәисе Любовь Ховрычева катнашты.
27 мартта Әсхәт Гыйнияатулла улы Гыйниатуллинга 100 яшь тулды. Отставкадагы медицина хезмәте майоры, медицина фәннәре кандидаты, ТАССРның атказанган табибы, Бөек Ватан сугышы ветераны бүгенге көндә Казанда яши.
Профессор Е.В. Адамюк исемендәге Республика клиник офтальмология хастаханәсендә Хастаханә советының киңәйтелгән утырышы булды.
Республика кан үзәгендә «2021 елда Татарстан Республикасы Кан хезмәте эшчәнлегенең йомгаклары һәм 2022 елга бурычлар» йомгаклау киңәшмәсе узды.
53 яшьлек ханым ике инфаркт, ике инсульт кичергән, Covid-госпитальдә 30 көн яткан, үпкәләре 85 процент зарарланган булганлыктан, ун көн реанимациядә яткан.
25 мартта Яшел Үзәндә паллиатив медицина ярдәме кабинеты ачылды. Мондый кабинетны булдыру Анжела Вавилова исемендәге Хәйрия фонды алган грант ярдәмендә мөмкин булды. Татарстанда Яшел Үзән кабинеты — исәп буенча җиденче.
Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көненә багышланган чаралар кысаларында "Республика туберкулезга каршы клиник диспансер" ДАССУ хезмәткәрләре барлык теләүчеләрне Ибраһимов ур., 56 адресы буенча урнашкан башкала сәүдә үзәге мәйданында күчмә флюорография җайланмасында тикшерделәр.
25 мартта профессор, Татарстан АССРның атказанган фән эшлеклесе, КДМУның госпиталь хирургия кафедрасы мөдире Ирек Алимҗан улы Салихов үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Ижау дәүләт медицина академиясендә вакансияләр ярминкәсендә 2нче номерлы сырхауханә мөдире Светлана Попова һәм кадрлар бүлегенең персонал буенча әйдәп баручы менеджеры Ирина Родионычева булды.
Яр Чаллының 7нче номерлы сырхауханәсенең баш табибы Александр Попов Ижау дәүләт медицина академиясенә килеп китте. Ул медицина югары уку йортының дәвалау һәм педиатрия факультетларының 6 курс студентлары белән очрашты.