ЯҢАЛЫКЛАР


14
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

 «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Бөтендөнья күрү көненә багышланган матбугат конференциясе узды .

Чүпрәле район үзәк хастаханәнең Иске Шәйморза участок хастаханәсендә капиталь ремонт төгәлләнеп килә. Эшләр сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча алып барыла. Бу максатларга 53 млн. сум бүлеп бирелгән.

Яр Чаллы шәһәренең өлкәннәр челтәре сырхауханәләрендә мобиль прививка бригадалары оештырылды, алар предприятиеләргә һәм оешмаларга коронавирус инфекциясенә каршы хезмәткәрләрне вакцинацияли.

Бүген, 14 октябрьдә, Бөтендөнья спирометрия көне һәм Үпкәләр сәламәтлелеге көне.


13
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Яшел Үзәндә сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында балалар сырхауханәсентөзү дәвам итә. Объектны финанслау күләме 326 млн. сумнан артык тәшкил итә.

15 октябрьдә «Офтальмологиянең актуаль мәсьәләләре» Республика фәнни-гамәли онлайн-конференциясе булачак.


12
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген, 12 октябрьдә, Бөтендөнья артритка каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу авыру турында тулырак Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш ревматологы, ТР атказанган табибы, КДМУның госпиталь терапиясе кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты Светлана Петровна Якупова сөйләде.

7-9 октябрьдә Мәскәүдә Россия колопроктология форумы узды, форум Россия колопроктологлары ассоциациясенең 30 еллыгына багышланган иде. Конференциядә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш баш колопроктологы профессор Олег Юрьевич Карпухин һәм ТР РКХ колопроктология бүлеге мөдире Марат Исмәгыйль улы Җиһаншин катнашты.

Чистай РҮХ яшьләр советы командасы ел саен үткәрелә торган «Безнең заман-Наше время» IX эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленең зона турында 1 урынны яулады.

2021 елда Татарстан Республикасында 7 федераль (региональ) проект гамәлгә ашырыла, 2 550,96 млн. сум күләмендә финанслау каралган (РФ – 1 496,72 млн. сум, ТР – 1 054,24 млн. сум).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International