ЯҢАЛЫКЛАР


11
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Минзәлә районында авиакатастрофада зыян күрүчеләрнең хәле турында сөйләде.

Мега сәүдә үзәгендә вакцинацияләүнең мобиль пункты барлык теләүчеләрне дә кабул итүне дәвам итә. Прививканы сәүдә үзәгенә керү юлында – IKEA җәйге кафесының пыяла бинасында ясарга була. Медиклар көн саен 10.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Үзең белән паспорт, ММИ полисы һәм СНИЛС булырга тиеш.

11 октябрьдән Татарстанда махсус QR-кодлардан башка җәмәгать урыннарында булу тыела. Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы QR-код белән сертификат алу тәртибен аңлата.

10 октябрьдә Бөтендөнья психик сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Әлеге дата 1992 елда Бөтендөнья психик сәламәтлек федерациясе инициативасы белән гамәлгә куелды. Төп бурычларның берсе-депрессив бозылулар, шизофрения, Альцгеймер авырулары, наркотикларга бәйлелек, эпилепсия авыруларны киметү.


8
октябрь, 2021 ел
җомга

Чистай хастаханәсендә донор акциясе узды. Районның 63 кешесе 29 литрдан артык кан тапшырды. Кан алуны Республика кан үзәге белгечләре үткәрде.

Рөстәм Миңнеханов катлаулы санитария-эпидемиология торышын исәпкә алып, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына диспансерлау вакытында җентекле тикшерүләр уздыру, авыруларны кисәтү һәм санаторий учреждениеләрендә тернәкләндерү программаларын киңәйтергә кушты. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юлламасында әйтте.

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы вакцинацияләүнең мобиль пунктларының эш тәртибен аңлата. COVID-19дан прививканы учреждениенең эш сәгатьләрендә яшәү урыны буенча сырхауханәдә, шулай ук республиканың зур шәһәрләрендә вакцинацияләүнең мобиль пунктларында ясарга була.


7
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Өч сәгатьтән артык Балалар республика хастаханәсе табиблары пациентның күз алмасы өчен көрәште, бу хакта табиб–офтальмолог Илнур Зимнуров сөйләде.  Очлы предмет күзнең мөгез катлавын һәм склераны бик нык җәрәхәтләде.

Республиканың Яшел Үзән районы Кызыл Яр авылында ФАП төзү буенча эшләр тәмамланып килә. Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында объектны финанслау күләме 4 млн. сум тәшкил иткән, хәзерге вакытта бинада җиһазлар урнаштырыла.


6
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

2021 елның 8-9 октябрендә Казанда халыкара катнашуы белән Идел буе федераль округының XI еллык халыкара фәнни-гамәли конференциясе "Балалар неврологиясе һәм нейрореабилитация - Казан 2021" узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International