Бөгелмә районының Наратлы авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелеше тәмамланды. Бина «Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү» республика программасы кысаларында типлаштырылган проект буенча төзелгән.
Татарстан Республикасы Актаныш районының Иске Урьяды авылында ФАП төзелеше дәвам итә. Бинаны монтажлау тәмамланган. Хәзерге вакытта бинада электр үткәрәләр. Алда якындагы территорияне төзекләндерү, җиһазлар белән тәэмин итү планлаштырыла.
Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенең сырхауханәләрендә Сovid-19 кичергән пациентлар өчен тирәнтен диспансерлаштыру башланды.
«Проф. Е.В. Адамюк исем. ТР ССМ РКОХ» ДАССУ офтальмологы Мәскәүдә «Катаракталь, рефракцион һәм мөгез пәрдәсе хирургиянең заманча технологияләре» дигән 21нче бөтенроссия фәнни-гамәли конгрессында чыгыш ясады
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында 2022 елга максатлар һәм бурычларны халык алдында формалаштыру буенча эксперт сессиясе узды. Утырыш видеоконференция режимында үткәрелде.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы вакцинацияләүнең мобиль пунктларының адресларын искә төшерә, аларда COVID-19 һәм грипптан прививкалар ясарга була.
Бүген Халыкара табиб көне билгеләп үтелә.
Перинаталь үзәкле Түбән Кама балалар шәһәр хастаханәсе командасы гипоспадия - сидек җибәрү каналының эчке үсешендә кимчелек булган 16 яшьлек яшүсмергә уникаль операция үткәрде.
Халыкара өлкәннәр көненә багышланган ункөнлекнең беренче көнендә Казан шәһәренең сугыш ветераннары госпиталендә үз тормышын медицинага һәм оешманың пациентларына багышлаган барлык хезмәткәрләрне хөрмәтләделәр.
Түбән Кама шәһәренең Перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсендә ике юбилей датасына багышланган тантаналы чара узды. Быел балалар амбулатор-поликлиника хезмәте оешуга 50 ел һәм Түбән Кама шәһәренең 1нче бала тудыру йорты ачылуга 45 ел тулды.