Балаларны яклау көнендә Балалар Республика клиник хастаханәсендә кечкенә пациентларны котладылар.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының 1нче Республика стоматология сырхауханәсенең балалар бүлегендә Халыкара балаларны яклау көненә багышланган чара оештырылды.
2021 елның 1 июнендә Чистай РҮХ балалар сырхауханәсендә Халыкара балаларны яклау көненә багышланган якты һәм күңелле бәйрәм узды.
1 июньдә, Халыкара балаларны яклау көнендә, Казанның 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең табиблары һәм әйдәүче белгечләре Чишмәле ур., 7 адресы буенча урнашкан Казан балалар психоневрология шифаханәсенә килделәр. Биредә инвалид балалар дәвалана.
Амбулатор медицина реабилитациясе бүлеге «7нче Шәһәр сырхауханәсе» ДАССУда 2019 елда өч төп юнәлеш буенча эшли башлады: терәк-хәрәкәт аппараты патологияләре, йөрәк-кан тамырлары системасы һәм периферик нерв системасы.
Татарстанның Республика клиник хастаханәсендә бер үпкәсендә шеш, икенче үпкәсе зәгыйфь булган Кырымда яшәүче ханымга операция ясаганнар.
Казанда 1 июньнән мобиль бригадалар Covid-19 коронавирусыннан метро янында прививка ясый башлаячак. Хәзердән башлап теләге булган һәр кеше эшкә барырга чыккач та шундый пунктларда прививка ясата алачак. Үзең белән паспорт һәм СНИЛС кирәк.
«Мин-профессионал» «Россия-мөмкинлекләр иле» президент платформасының флагман проектларының берсе. Олимпиада РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла. 25 майда «Мин – профессионал» олимпиадасына йомгак ясалды. Россиянең 70 регионыннан 348 югары уку йортыннан 3800 студент дипломант булды: 142 алтын, 186 көмеш һәм 232 бронза медаль иясе, 1205 җиңүче һәм 2116 призер.
Ел саен 31 майда Бөтендөнья тәмәкесез бер көн билгеләп үтелә. Чараның максаты – тәмәке тартуның кеше саулыгына никадәр зур зыян салуын аңлату. Тәмәке тартучыларны бер генә көнгә булса да төтен сулаудан баш тартырга чакыралар.
Санкт-Петербургта «ВИЧ-инфекциянең актуаль мәсьәләләре. Ана һәм бала сәламәтлеген саклау» дигән темага семинар уза.