Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Татарстан түрәләрнең медиа нәтиҗәлелеге рейтингында җиде баскычка күтәрелде. Министр 2021 елның II кварталы нәтиҗәләре буенча 2 нче урынны алды, диелә «Промрейтинг» агентлыгы тикшеренүендә.
Балтач бистәсенең иң өлкән мактаулы кешесе Х. К.Камалетдинов яңа коронавирус инфекциясеннән «Спутник лайт»вакцинасы белән вакцинация үткәрде. Аңа быел 93 яшь тулды.
Татарстанның Республика клиник хастаханәсендә яшь әнине һәм аның яңа туган улын коткардылар. Өй шартларында бала табу сәбәпле, хатын-кызның кан югалтуы зур булган, ә малай аны табиблар кабул иткән чакта суламаган.
Перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсенең Хатын-кызлар консультациясе мөдире Олег Шишонин пандемия шартларында йөкле хатын-кызлар өчен кирәкле киңәшләр турында сөйләде.
2021 елның 23 сентябрендә Түбән Кама медицина көллияте базасында «Массажист» компетенциясе буенча инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс 2021»VII Милли чемпионатының региональ этабы узды.
Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгенә Сәламәтлек үзәге җирлегендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте һәм аның карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре комплекслы тикшерү уздылар. Сәламәтлек үзәкләренең төп бурычы-һәр гражданга үз сәламәтлегенең база күрсәткечләрен тиз һәм түләүсез бәяләү, әлеге күрсәткечләрне исәпкә алып, сәламәтлек торышы фаразын белү, сәламәт яшәү рәвеше, зарарлы гадәтләрдән баш тарту һәм сәламәтлекне саклау буенча киңәшләр алу.
ТАССРның атказанган табибы, акушер – гинеколог, Алабуганың мактаулы гражданины Анна Никандровна Фирсова һәм аның ире Евгений Петрович Фирсов якты дөньядан китте. Алар 62 ел бергә гомер итеп, бер көндә вафат булды.
Балалар шәһәр хастаханәсе стационарында капиталь ремонт дәвам итә. 6 һәм 5 катның яртысында, операция блогында һәм хирургия бүлегендә эшләр тәмамланган.
Республика кан үзәгенең баш табибы Рамил Тураев COVID-19 коронавирус йогышы пандемиясе чорында кан донорлыгын үстерүгә керткән өлеше өчен «СоУчастие» Бөтенроссия премиясенең махсус призын алды. Ә Донор Сёрч донор акцияләренең даими катнашучылары һәм «Волонтерлар медиклар» «СоУчастие» премиясе призерлары булдылар.
Авыруларны профилактикалау теләсә кайсы яшьтә мөһим. Табиблар олы яшьтәге кешеләрнең сәламәтлеген саклауның мөһим аспектлары дип төрле туклану, мускул көчен саклау, куркынычсыз көнкүреш һәм үз вакытында профилактика тикшерүләре атыйлар.