Тирәк мамыгы карны хәтерләтә, һәм бу йомшак юрган безнең шәһәр юлларын каплый. Кемнедер бу әсәрләндерә, ә аллергиклар исә тирәкләр чәчәк ату сезонында чын-чынлап җәфа чигә. Түбән Кама РҮХ терапия бүлегенең терапевт-пульмонологы Алсу Ибраһимова Түбән Кама халкының табибларга нинди симптомнар белән мөрәҗәгать итүләре һәм бу чорда үз-үзеңне аллергиядән ничек сакларга кирәклеге турында сөйләде.
Якутия милли медицина үзәге - «Республика хастаханәсе №1» ДАССУ делегациясе Татарстанның Республика клиник хастаханәсенә килеп китте.
Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы бот сөягенең проксималь бүлеген сынган чата өлкән яшьтәге пациентларга ярдәм системасын булдырган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев хәбәр итте.
5нче шәһәр хастаханәсенең күчмә комплексы 1 июньнән Минзәлә районының Бикбау авылында пациентларны кабул итә башлады. Мобиль сырхауханәләрдә авыл халкына медицина тикшерүләре «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» милли проектларын тормышка ашыру кысаларында ТР сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан расланган график буенча үткәрелә.
Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева һәм ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков яңартылган Балалар Республика клиник хастаханәсенең 3 нче дәвалау корпусын карадылар. Сафиуллин ур., 14 адресы буенча урнашкан бинаны капиталь ремонтлау 2020 елның 19 маенда башланды. Модернизацияләүгә 178 млн сум тотылган. Иртәгәдән яңартылган корпус пациентларны кабул итә башлаячак, хастаханә тәүлек әйләнәсе эшләячәк.
1 июнь көнне 3нче номерлы балалар сырхауханәсендә спорт-уен бәйрәме узды. Яшь пациентларны Халыкара балаларны яклау көне белән поликлиника ишегалдында клоун котлады.
Бүген Анжела Вавилова исемендәге фондның Казан хосписында кечкенә пациентлар өчен бәйрәм оештырды. Иң изге теләкләрен Фонд идарәсе рәисе Владимир Вавилов җиткерде. Балалар өчен тантаналы чара уңаеннан музыкаль концерт оештырылды һәм бүләкләр бирелде.
"Балалар йорты" дәүләт автоном учреждениесе - Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының ятим балаларга медицина, педагогик һәм социаль ярдәм күрсәтү, тәрбия өчен билгеләнгән аерым учреждениесе.
1нче номерлы балалар сырхауханәсе янындагы мәйданчык зур пиратлар корабленә әверелде. Перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсенең медик-социаль ярдәм күрсәтү бүлеге һәм психологик ярдәм күрсәтү хезмәте хезмәткәрләре балалар өчен «Кояшлы хәзинәләре» дигән чын пират кичәсе оештырды.
Даруларны читкә куйдылар һәм табибка чираттагы тикшерүгә бармадылар. Бүген балалар хастаханәсе пациентларының расписаниесендә - көлү терапиясе. Балаларны яклау көне алдыннан балалар хастаханәсенең актлар залында чын тамаша башланды.