Перинаталь үзәкле балалар шәһәр хастаханәсенең 2нче хирургия бүлегенең шәфкать туташы Тәнзилә Гарифуллина «Урта медицина һәм фармацевтика белеме белән иң яхшы белгеч -2020» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының республика этабында «Иң яхшы шәфкать туташы» номинациясендә диплом белән бүләкләнде.
Балалар Республика клиник хастаханәсе сырхауханәсенең медик-социаль ярдәм бүлеге мөдире Динара Гобәйдуллина һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш неонатологы Анна Бабинцева Чистай РҮХнә эш визиты белән килделәр.
2020 елның 21-27 сентябрь көннәрендә халыкта үз сәламәтлекләренә, аерым алганда онкология авыруларына җаваплы караш формалаштыру максатыннан "Сәламәтлек атнасы" үтә.
Балалар медицина реабилитациясе үзәге педиатры Надежда Кубасова да үзенең өченче сменасын ковид-госпитальдә тәмамлады. Табиб беренче смена иң авыры булган иде ди – июль аеның кызу көннәре, сортировкалау бүлегендә 50шәр пациент булган вакыт.
Мамадыш үзәк район хастаханәсендә ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында туган йөзенче баланы бүләкләү тантанасы булды.
Кама балалар медицина үзәгенең балалар хирургиясендә интерактив ярдәмче барлыкка килде.
Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәнең 2нче кардиология бүлеге мөдире Любовь Михайловна Кузнецова госпитальдә инде икенче сменада эшләде. Табибның беренче сменасы июльнең иң эссе көннәрендә кызыл зонада иде.
"Солнечная" балалар поликлиникасында сәламәтлек саклау учреждениесе белгечләре "Вакцинация" акциясен уздырды.
Чистай Выселкасы авылында фельдшер-акушер пункты белән янәшә медицина комплексы туктаган. Биредә яшәүчеләрдән тыш, якындагы авыл кешеләре дә тикшерү узачак.
Римма Нурмиевна Мусина-Түбән Кама үзәк район хастаханәсенең акушер-гинекологы. СOVID-госпитальдә ул инде икенче сменада эшләде. Римма Нурмиевна кызыл зонага һәрвакыт елмаю һәм яхшы кәеф белән керә. Саклагыч костюмны киюгә, ул пациентлар белән уңай хис-кичерешләр белән уртаклашырга бара.