Перинаталь үзәкле Балалар шәһәр хастаханәсе 2019 елгы «Бөтенроссия Мактау китабы» федераль реестрында катнашучылар составына керде.
Түбән Кама Районы үзәк күппрофильле хастәханәнең травматология бүлегенең табиб-ортопеды Рөстәм Хәлиуллин госпитальнең кызыл зонасында ике атналык сменаны тәмамлады. Ир-атларның күпчелеге кебек үк, табиб аз сүзле булып чыкты, һәм безнең барлык сорауларга да кыска гына җаваплар бирде.
«Динамо-Казан» хатын-кызлар волейбол командасы һәм Казанның чирәмдәге хоккей буенча «Ак Барс-Динамо» хатын-кызлар клубы уенчылары яңа уен сезонында интенсив режимда күнегүләргә керешергә әзер.
Бу атнада Төбәкара клиник-диагностика үзәге җитештерүчедән медицина хезмәткәрләренә ярдәм итү йөзеннән бер тапкыр кулланыла торган 10 мең битлек һәм 3 мең башлык алды.
3 ел элек "ТР ССМ РКОД" ДАССУның маммология һәм пластик хирургия бүлеге белгечләре микрохирургия техникасын кулланып сөт бизен реконструкцияләү буенча беренче операцияне ясадылар (DIEAP корама).⠀
ТКҮРКПХнең йогышлы авырулар корпусында капиталь ремонт эшләренә керештеләр, капремонтка 37,2 млн.сум бүлеп бирелә, бу хакта Instagram үз аккаунтында Түбән Кама муниципаль районының Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Венера Рәхимова хәбәр итте.
Казанда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланып киткән “Ярдәм янәшә!" республика хәрәкәте кысаларында хәйрия чарасы үтте.
Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүне оештырганда күрелгән куркынычсызлык чараларын югары бәяләде.
Ремонт барышы турында Instagram да үз аккаунтында Түбән Кама муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Венера Рәхимова сөйләде. Дүрт катлы 9055 кв. м мәйданлы бина 1984 елда төзелгән. Быел ТР Президенты йөкләмәсе буенча якындагы 5 елга формалаштырылган стационарларны капиталь ремонтлау программасы буенча хирургия корпусын ремонтлауга 191 млн.сум бүлеп бирелгән.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды. Хезмәттәшләрен ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев котлады.