Иң мөһим кагыйдә-организмны зарарсызландырмас өчен җитәрлек күләмдә чиста су эчәргә. Чәй, соклар, куас һәм башка эчемлекләр бу эффектны бирмәячәк һәм алар белән суны алыштырырга ярамый.
Бүләкләрне хастаханәнең йогышлы авырулар бүлегенең 71 хезмәткәре алды.
Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты үз продукциясен Яшел Үзән үзәк район хастаханәсе медперсоналына бүләк итте.
“Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә Түбән Кама шәһәрендә танылган Пискаревлар гаиләсе лаек булды. Быел Пискаревлар туйларының 35 еллыгын билгеләп үтә.
Яшел Үзәндә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә гаилә парларын хөрмәтләделәр. Бәйрәм Яшел Үзәндә шәһәр ЗАГСы каршындагы мәйданда узды. Тантаналы шартларда алтын туйларын билгеләп үтүче «Яшел Үзән РҮХ» ДАССУның табиблары Валентин Александрович һәм Светлана Николаевна Цыпленковлар гаиләсен дә котладылар.
ТР Министрлар Кабинетында "Онкология" профиле буенча вертикаль интеграцияләнгән медицина мәгълүмат системасын гамәлгә кертү турында һәм дару препаратларын маркировкалау системасы буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Утырыш эшендә дистанцион режимда Россия Федерациясенең барлык субъектлары катнашты.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре тарафыннан хезмәт тәртибе таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссиясе утырышы узды. Киңәшмәне ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Айрат Гарипов үткәрде.
РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Татарстанга ике көнлек эш визиты белән килде.
Яр Чаллы шәһәре Кама балалар медицина үзәгенең Перинаталь үзәгендә ана һәм балачак бәйрәмнәренә багышланган тантаналар күркәм традициягә әверелә.
Бүген «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССУ табиблары волонтер-медиклар белән бергә Лаеш районы үзәк хастаханәсендә ФАП фельдшерлары өчен «Миңа гомер бүләк ит!» акциясен үткәрде.
Безнең сорауларга Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсе консультация-диагностика сырхауханәсе табиб-кардиологы Чодура Сотпа җавап бирде.
«Эсселек организмны бик талчыктыра. Кешеләр бик нык тирли һәм дымны югалта. Без дымны югалтканда, кан куера, бу тромболар хасил итүгә китерергә мөмкин, ул йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләрдә инсульт һәм инфаркт куркынычын арттыра.