Гериатрия кабинеты Мөслим ҮРХдә ачылды. Профильле белгеч үз игътибарын район халкының 65 яшьтән өлкәнрәк булган кешеләренә колачлаячак, аларның сәламәтлекләре турындагы җентекле хикәяләрен тыңлаячак, киңәшләр бирәчәк һәм дәвалауны билгеләячәк.
Казанда «Идел буе федераль округында педиатрия һәм балалар хирургиясе» дигән Халыкара катнашуы белән XVI Россия конгрессы ачылды.
Республика клиник хастаханәсендә эре веноз кан тамырлары белән ашказаны асты бизенең башындагы шешен алып ташлау буенча катнаш операция ясалды.
Казан дәүләт медицина университеты – Бөтендөнья Медицина Белеме бирү Федерациясенең (WFME) стандартлары буенча халыкара аккредитацияне узучы Россия Федерациясендә беренче югары уку йорты.
3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Бу дата аларның проблемаларына игътибар җәлеп итү, дәрәҗәләрен, хокукларын һәм иминлекләрен саклау өчен сәбәп.
Түбән Кама ҮРХнең 2нче номерлы сырхауханәсендә «Тукта ВИЧ/СПИД» акциясе узды. Теләгән һәркем экспресс-анализ тапшыра һәм үзенең ВИЧ-статусын белә алды.
Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Мөхәмәтдинова Зәмзәмия Миңнегари кызы 2019 елның 28 ноябрендә үзенең иң кадерле кешеләре арасында 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Ноябрьдә ТКҮРКПХ сырхауханәләренең эшенә 350-гә якын пациент үз бәясен бирде. Бу кешеләр барысы да консультатив-диагностика һәм стоматология сырхауханәләре регистратураларында, шулай ук 1нче һәм 2нче сырхауханәләрдә урнашкан кире элемтә планшетларыннан файдаландылар.
Татарстан Республикасында 2 декабрьдән башлап 11 декабрьгә кадәр алкоголь һәм аның суррогатлары белән агулануларны профилактикалау буенча тематик ункөнлек уза.
Бөгелмә балалар сәнгатьләр мәктәбендә булачак әниләр өчен «Музыканы бергә тыңлыйбыз» дигән концерт булды. Менә инде икенче ел рәттән әлеге чараны шәһәр хакимияте ярдәме белән Бөгелмә үзәк район хастаханәсе оештыра.