ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

«ТР ССМ РКОХ» ДАССУнең табибы-офтальмологы Э. Минхуҗина Сан-Франциско шәһәре (АКШ) Америка офтальмология академиясенең  конгрессында катнашты.

Республика медицина профилактикасы үзәгенең табиблары ТР буенча РФ ГТХМ Уку үзәге тыңлаучылары өчен онкологик авыруларны профилактикалау турында видеолекторий уздырдылар.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, бөтен онкология авыруларының өчтән беренең үсешен медицина карап тикшерүләрен һәм диспансерлаштыруны узганда яман шешнең иртә формаларын вакытында ачыклау ярдәмендә булдырмый калырга мөмкин. Нәкъ менә иртә диагностика – яман шеш белән уңышлы көрәшнең ачкычы. Барысы да халыкның үз сәламәтлегенә игътибарыннан бәйле.

«РМПҮ» ДАССОның гигиеник тәрбия бүлеге җитәкчелеге астында Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел Буе районнары мәктәпләренең директор урынбасарлары өчен мәгариф һәм сәламәтлек турында семинар-киңәшмә оештырылды һәм уздырылды.

Бөтендөнья инсульт белән көрәшү көне чикләрендә 29 октябрьдә «Панорама» сәүдә-күңел ачу үзәгендә Әлмәт халкы һәм кунаклары өчен «Инсульт турында нәрсә белергә кирәк» темасына «Сәламәтлек десанты» узды. Оештыручылар: ТР ССМ ӘМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсе, Медицина профилактикасы үзәге, «Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһ. медсанчасте, Халыкны гигиеник укыту үзәге, медицина көллияте, СПИД-үзәге.

29 октябрьдә Республика кан үзәгендә «Like a Donor» проектын гамәлгә ашыру чикләрендә КФУ студентлары белән донор акциясе узды. Акция вакытында донорлар кан биреп кенә калмыйча, донорлар хәрәкәте тарихы буенча викториналарда катнаша һәм проект символикасы төшерелгән сувенирлар ота алдылар.

ДХП: INVEST IN HEALTH буенча III тармак форумы бердәм мәйданчыкта Россиянең икътисади үсеш драйверы буларак дәүләт-хосусый партнерлык турында фикер алышкан хакимият вәкилләрен, бизнес вәкилләрен һәм экспертларны җыйды.


29
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Шимбә өмәсе – матур дөньяда яшәргә, көзге көндә ачык һавада рәсми булмаган шартларда бергәләп аралашырга теләвебезне күрсәтү өчен бик яхшы ысул, чөнки тәртип, кешенең үзендә кебек, аның әйләнә-тирәсендә дә булырга тиеш, шуңа күрә өмәләр бик кирәк.

2019 елда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Яшьләр хөкүмәте һәм Казан дәүләт медицина университеты ярдәмендә «Эшлекле пациент» проекты эшли башлады. Аның максаты – халыкта медицина оешмалары эшчәнлеге турында тулы күзаллау формалаштыру.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсенең баш табибы урынбасары, профессор Бурмистров Михаил Владимирович Беларусь Республикасында Минскида Халыкара торакаль онкопатология буенча конференциядә доклад белән чыгыш ясады.

Конференция күренекле хирург һәм галим, Белоруссиянең торакаль онкохирургия мәктәбенә нигез салучы профессор Владимир Васильевич Жарков истәлегенә багышланган иде.

2019 елның 28 октябрендә ТР сәламәтлек саклау министры М.Н. Садыков эш визиты белән Апас үзәк район хастаханәсенә килеп китте. Аны район башлыгы Р.Ф. Хисаметдинов һәм ҮРХ баш табибы А.А. Алиуллин озатып йөрделәр.

Министр бүлекләрне йөреп чыкты, пациентлар белән сөйләште. Визит барышында ул хастаханә җитәкчелегенең игътибарын пациентларны медикаментлар белән тулысынча тәэмин итүне даими тикшереп тору зарурлыгына юнәлтте, шулай ук медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакы күләме белән кызыксынды, ул ил Президентының май указларында билгеләнгән дәрәҗәгә туры килергә тиеш.

Эш сәфәре кысаларында ТР сәламәтлек саклау министры Шәмәк авылының 2019 елда модульле технология буенча төзелгән фельдшер пунктында да булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International