ЯҢАЛЫКЛАР


11
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

2 сентябрьдән башлап 11 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасында «Балаларның сын-гәүдәсе бозылуны профилактикалау» темасына тематик ункөнлек узды.

Соңгы өч ел эчендә Татарстанда алкогольгә бәйле кешеләр саны кими башлады, дип хәбәр итте «Татар-информ» Мәгълүмат агентлыгына Республика наркология диспансерының стационар бүлеге мөдире Булат Гатин.


10
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Республика клиник офтальмология хастаханәсе «Глаукома» дигән пациент мәктәбе эшендә катнашырга чакыра.

Арча районында «Яман шеш авыруларын профилактикалауның һәм дәвалауның көнүзәк мәсьәләләре» дигән күчмә районара фәнни-гамәли конференция узды. 

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова Алабуга үзәк район хастаханәсенә килеп китте. 

12-13 сентябрьдә Казанда «Оператив проктологиядә трендлар һәм традицияләр» II Халыкара мәктәбе узачак. Чара форматының уникальлеге шунда ки, монда проктология мәктәбе кысаларында беренче тапкыр кадавер диссекциясе белән мастер-класслар үткәрә башладылар.

Казанда метро станцияләре янында вакцинацияләүнең мобиль пунктлары ачылды. Һәр теләгән кеше көн саен иртәнге 9.00 сәгатьтән башлап 17.00 сәгатькә кадәр прививка ясата ала.

Татарстанда «Экстремизмга – юк!» ункөнлеге уза.  

БРКХнә «Др. Барлоти» клиникасының үсеш буенча директоры Кинтия Барлоти җитәкчелегендәге Латвия Республикасыннан делегация килеп китте.


9
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Табиблар төрле вируслар белән зарарлану куркынычы зур булган төркемгә керә, шуңа күрә аларга гриппка каршы вакцинация ясау аеруча мөһим. Тәҗрибә күрсәткәнчә, әгәр коллектив әгъзаларының 40%тан артыгы прививка ясаткан булса, прививка ясатмаган хезмәткәрләр арасында авыручылар саны 10%тан артмаячак. Түбән Кама БШХдә грипптан даими рәвештә прививка ясатучы хезмәткәрләрнең проценты һәрвакыт шактый югары. Быел табиблар шулай ук вакцина ясарга чакыруга актив ризалаштылар. Балалар хастаханәсе хезмәткәрләренең күп өлеше прививка ясаттылар. Бүген моны эшләп өлгермәгәннәрнең иртәгә иртән прививка кабинетына килү мөмкинлеге бар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International