Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан табибларына ашыгыч ярдәм машиналарыннан һәм күчмә медицина комплексларыннан ачкычларны тапшырды. Быел барлыгы 187 автомобиль тапшырылачак.
Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенең баш табибы Габибулла Әхмәдовта кунакта ике абыйлы-энеле малай: тугыз яшьлек Алмаз һәм җиде яшьлек Әмирхан булды. Монда абыйлы-энеле Сәгъдиевлар «Мин эшче булырга китәр идем...»дип исемләнгән балалар республика конкурсында катнашу аркасында чакырылдылар.
2019 елның 27 августында «Кукмара ҮРХ» ДАССҮдә Республика клиник хастаханәсе һәм Балалар Республика клиник хастаханәсе белгечләренең кабул итүе оештырылды, белгечләр арасында табиб пульмонолог, гастроэнтеролог, невролог, оториноларинголог, балалар кардиологы, балалар аллергологы һәм ультратавыш диагностикасы табибы булдылар. 40 өлкән кешегә һәм 60 балага консультацияләр бирелде. РКХ һәм БРКХ шартларында өстәмә тикшерүгә 12 кеше чакырылган.
2019 елда Мамадышка 238 яшь тулды. Медицина хезмәткәрләре шәһәр халкы өчен бәйрәмне оештыруда актив катнаштылар. Яшьлек скверында файдалы акцияләр медиклар катнашуларында узды.
29 ноябрьдә Казанның 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсендә «Кичектергесез ярдәм хәзерге заман күппрофильле медицина оешмасында, проблемалар, бурычлар, үсеш перспективалары (терапия аспектлары)» дигән 6нчы Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак.
Казанда WorldSkills Kazan 2019 һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатының ябылу тантанасы узды.
2019 елның 22 августында «Чистай ҮРХ» ДАССУ сырхауханәсенең конференц-залында клиник психолог, бизнес-тренер Татьяна Савельева җитәкчелегендә «Медицина учреждениеләрендә тәэсир итү техникасы һәм идарә итүнең практик инструментлары» дигән тренинг узды. Чистай ҮРХ баш табибы Рәис Мостафин һәм аның урынбасарлары лидерлык сыйфатларын үзләштерүгә, эштә идарә итүнең практик инструментларын һәм нәтиҗәле коммуникацияләрне өйрәнүгә юнәлдерелгән тыгыз тренинг программасында катнаштылар.
БРКХдә шикәр диабеты турында ата-аналар белән ачык сөйләшүне уздырачаклар.
WorldSkills чемпионатын уздыру объектларында куркынычсызлыкны һәм медицина ярдәмен тәэмин итү өчен 120 медицина хезмәткәре һәм 183 медицина волонтеры җәлеп ителде. Моның турында «Татар-информ» МА пресс-конференциясендә Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов сөйләде.
Бу көннәрдә Казанның төп җәяүле урамында – Бауман урамында «Җиңү өчен тест. Test to win» мәгълүматый кампаниясе үз эшен дәвам итә. Биредә казанлылар һәм шәһәр кунаклары аноним рәвештә һәм түләүсез ВИЧка экспресс-тест уза һәм яңа күнекмәләр ала алалар, шул санда сәламәт яшәү рәвеше дә. ВИЧ буенча түләүсез тестны Казанда 30 августка (бу көнне дә кертеп) кадәр узарга мөмкин.