2019 елның 23 августында яңа уку елы алдыннан балалар сырхауханәсе территориясендә булачак беренче сыйныф укучылары – бу елда беренче сыйныфка баручы «Чистай ҮРХ» ДАССУ хезмәткәрләренең балалары өчен якты бәйрәм узды.
Яр Чаллы сугышлар ветераннары госпиталендә «Хатын-кыз сәламәтлеге көне» дигән акция узды, аның максаты –сөт бизенең яман шеше һәм аналык муентыгы яман шеше кебек хатын-кызлар авыруларын профилактикалау иде.
Яр Чаллыны онкология диспансерының Яр Чаллы филиалы белгечләре: табиб-маммолог һәм онкогинеколог кабул иттеләр. Госпиталь ишегалдында мобиль маммограф урнаштырылды.
«Сәламәт булу җиңел!» - шундый девиз астында 23 августта Яр Чаллы шәһәрендә акция узды. Автошәһәрдә яшәүчеләр өчен төрле дәвалау учреждениеләрендә һәм шәһәрнең мәдәни чараларын уздыру вакытында профилактик карап тикшерүләр оештырылды.
РКДҮ ДАССУнең неврологлары ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән бергә баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуын кичергән пациентлар белән эшли торган республика табиблары һәм фельдшерлары өчен белем бирү чаралары сериясен дәвам итәләр.
Быел Тәтеш район хастаханәсе хезмәткәрләренең ун баласы беренче класска бара. Тантаналы шартларда баш табиб Салаватуллин Р.Р. канцелярия кирәк-яраклары салынган мәктәп портфельләре, шулай ук баллы бүләкләр тапшырды. Табиб офтальмолог һәм психолог ата-аналарга балаларны мәктәпкә әзерләү буенча киңәшләр бирделәр.
25 ел бергә, шул кадәр үк ел үз һөнәрендә. Сүз «ТКҮРКПХ» ДАССУнең нур диагностикасы бүлегенең рентгенлаборанты Гөлфирә Расих кызы Минкашева турында бара.
Бу елның август башында БРКХ нейрохирургия бүлегенә баш миенең бик зур шеше белән 5 айлык бала китерелде.
БРКХнең «Азино» сырхауханәсенә Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының комиссиясе килеп китте.
ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев Казанда «Җиңү өчен Тест. Test to win» мәгълүмати кампания ачты.
Казанда «Сәламәтлек мәктәбе»тематик циклының икенче чарасы узды. Достоевский урамындагы 53/4 номерлы йорт ишегалдында һәр теләгән кеше шикәр дәрәҗәсен билгеләү өчен кан анализы тапшыра, буйны, авырлыкны, артериаль кан басымын, үпкәләрнең яшәү сыешлыгын үлчи, электрокардиограмма төшертә, табиб-кардиологның шәхси консультациясен ала алды.