2019 елның беренче яртысы эчендә элек соцпакеттан баш тарткан льготалардан файдаланучыларның 2%ы льготалы препаратлар алу системасына кире кайтты. Моның турында «Татар-информ» МА пресс-конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева сөйләде.
«Демография» илкүләм проекты кысаларында Саба районында 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыру уза.
ТАССР һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау системасы төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге «Татарстанның 100 табибы» дигән яңа проект – интервьюлар сериясен башлап җибәрә. Проект кысаларында Татарстанның сәламәтлек саклау системасы үсешенә зур өлеш керткән 100 медицина хезмәткәренең тормышы һәм эшчәнлеге турында сөйләү планлаштырыла.
Татарстанга балалар һәм өлкәннәр өчен гриппка каршы вакциналар килеп җиткән инде. Моның турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев һәм ТР буенча Роспотребнадзорның идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләделәр.
Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев капиталь ремонттан соң 6нчы номерлы сырхауханәне карап чыкты.
2019-2024 елларга «Өлкән буын» Федераль милли проекты «Демография» милли проектының бер өлеше булып тора.
Саба муниципаль районы Башкарма комитетында район башлыгы катнашында «Сәламәтлек саклау» милли проектын тормышка ашыру буенча иҗтимагый тыңлаулар узды.
Түбән Кама хастаханәсенең элеккеге хезмәткәре Хәмидуллина Рәкия Мусиновна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
13 сентябрьдә 10:00 сәгатьтә «Министр элемтәдә» дигән турыдан-туры эфир булачак, анда Вероника Скворцова сәламәтлек саклау өлкәсенә кагылышлы көнүзәк сорауларга җавап бирәчәк.
Республика клиник хастаханәсенең мобиль сырхауханәсе Спас муниципаль районының Вожи авылында халыкны күчмә тикшерүне уздыра башлады. Халыкны карап тикшерүгә тар профильле белгечләр килделәр: табиб-кардиолог, эндокринолог, невролог, хирург һәм ультратавыш диагностикасы табибы.