ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2019 ел
дүшәмбе

Республика СПИД үзәге Татарстан Республикасы Профсоюзлары федерациясе белән берлектә ВИЧка түләүсез тест үткәрүне оештыру белән «Хезмәт көне» профилактик акциясен үткәрде. 

Минзәләдә Татарстан медицина хезмәткәрләре Спартакиадасының район этабы узды. Ярышларга Актаныш, Мөслим, Сарман, Ютазы, Минзәлә районнары командалары җыелдылар. Командалар спортның алты төрендә ярыштылар: бадминтон, теннис, җиңел атлетика, шахмат, волейбол һәм аркан тарту.

«Салага изгелек» проекты кысаларында Әлмәт волонтерлары-медиклары фельдшер-акушерлык пунктлары территорияләрен җыештыруда ярдәм иттеләр. Проект Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан ФАПларның торышын яхшырту, кешеләрнең сезонлы авырулар һәм аларга медицина хезмәтләре күрсәтү турында хәбәрдарлыгын арттыру максаты белән оештырылды.

Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары 7492 тапкыр кешеләрне коткарырга чыктылар, шул санда җәмәгать урыннарына – 1226 тапкыр. Бәхетсезлек очракларына табиблар 923 тапкыр чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 28 тапкыр. Бу юл-транспорт һәлакәтләрендә 23 кеше зыян күрде, 1 кеше һәлак булды, 15 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга табиблар 16 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән табиблар 92 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 5839 чакыру үтәлде, шулардан көчле миокард инфарктлары – 52, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 170.


5
май, 2019 ел
якшәмбе

5 майда Халыкара акушерка көне билгеләп үтелә. Яңа туган баланың сәламәтлеге һәм яңа гына булган әнинең хәле нәкъ менә шушы кешеләрнең эшчәнлегеннән тора.

Түбән Кама шәһәренең Перинаталь үзәге белән Балалар шәһәр хастаханәсе акушеркасы Юлия Арнышева бу һөнәрне ни өчен сайлавы һәм нәрсә аңа киеренке эшне башкарырга ярдәм итүе турында сөйләде. Нәфис кызның бала тудыру бүлегендә эшләү тәҗрибәсе зур.


4
май, 2019 ел
шимбә

Ел саен 28 апрельдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья хезмәтне саклау көне алдыннан Чистай ҮРХдә сәламәтлек саклау оешмаларында хезмәт куркынычсызлыгы системасына багышланган лекцияләр узды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2019 елда Халыкара хезмәт оешмасы (ХХО) оешуның йөз еллык юбилее билгеләп үтелә.


1
май, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан медиклары Халыкара хезмәт ияләренең бердәмлеге көненә – 1 май көненә багышланган Беренче май демонстрацияләрендә катнаштылар.

КДМУның проф. В.С. Груздев ис. акушерлык һәм гинекология кафедрасының Аккредитация-симуляция үзәге (АСҮ) җирлегендә Казан шәһ. дәвалау-профилактика учреждениеләренең табиблары өчен акушерлык һәм гинекология буенча чираттагы цикл узды.


29
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

28 апрельдә Казан шәһәренең Урицкий ис. паркында язгы «Аеклык бәйрәме» билгеләп үтелде. Бәйрәм кунаклары игътибарына кызыклы, хәрәкәтле спорт уеннары тәкъдим ителде.  Барлык теләүчеләр интеллектуаль-тарихи уеннарда һәм викториналарда катнаштылар. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән гаиләләр өчен актив һәм күңелле уеннар үткәрелде.  Бию мәйданчыгы зонасында тере музыка астында бию, үзара аралашуга уеннар һәм команда уеннары белән яшьләр кичәсе оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International