ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Әлки районында сәламәтлек саклау эшчәнлегенең йомгаклары турында сөйләделәр.


12
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгенә «Ана һәм перинаталь карау репродуктив  сәламәтлеге өлкәсендә АКШ — Россия фәнни хезмәттәшлеген гамәлгә ашыру» проекты кысаларында Педиатрия департаментының, Эмори (АКШ) Университетының перинаталь медицина белгечләре делегациясе килеп китте. Проект Эмори Университеты һәм Казан дәүләт медицина академиясе арасында хезмәттәшлек турында килешү нигезендә гамәлгә ашырыла.

Азнакай ҮРХдә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко һәм Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашуында медицина советы утырышы булды. 

2019 елның 12-13 февралендә Казан дәүләт медицина университеты җирлегендә «Дәвалау эше», «Стоматология» һәм «Фармация» юнәлешләре буенча «Мин - профессионал» Олимпиадасының турыдан-туры этабы уза. Югары уку йортының симуляцион үзәкләрендә студентлар үзләренең һөнәри компетенцияләренең югары дәрәҗәсен турыдан-туры раслый алачаклар.

Татарстан Республикасы буенча Россия ЭММ Медик-санитар бүлегенең клиник госпиталендә «Мәни бизе аденомасының трансуретраль резекциясе» операциясе буенча мастер-класс узды.

Казанда 2019 елның 9 октябрендә узачак «Башкалар?» дигән V Психик үзенчәлекләре булган кешеләр өчен реабилитацион программалар фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул итү 1 мартка кадәр озайтылды. 

Түбән Кама шәһәренең Перинаталь үзәге белән Балалар шәһәр хастаханәсе психологлары мәктәп укучыларын укытуын һәм сәламәтләндерүен коррекцияләүдә кинезиологик ысуллар кулланалар.

Дәүләт Думасында паллиатив ярдәм турында закон проекты буенча парламент тыңлаулары узды. 

Татарстан Республикасы районнарында балаларга махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтү чикләрендә БРКХ табиблары системалы рәвештә чыгуларын дәвам итәләр. Кардиолог, ЛОР-табиб, эндокринолог составындагы күчмә бригада 150 дән артык баланы карап тикшерде.

Эмори университетыннан (АКШ) неонатологлар һәм педиатрлар эш визиты белән Казанның 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең Бала табу йортына килеп киттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International