4 һәм 5 февральдә «Без бергә» пациент-волонтер оешмасы ТР ССМ Республика кан үзәге белән берлектә паллиатив пациентлар өчен кан җыю буенча «Андрей» хәйрия акциясен үткәрәчәк.
2019 елда Татарстан Республикасында бала табу йортларын һәм бүлекләрен агымдагы дезинфекциягә ябу графигы (2010 елның 18 маеннан №58 «САНПИН 2.1.3.2630-10 Медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмаларга санитар-эпидимиологик таләпләрне раслау турында» Федераль кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтнең карарына туры китереп).
Соңгы 10 ел эчендә Түбән Камада туберкулез белән авыручылар саны 45%ка, ә үлүчеләр саны 70%ка кимеде. Узган елда туберкулезны шәһәрнең һәм районның 69 кешесендә ачыкладылар, шуларның 6сы – җиде яшькә кадәрге балалар. Ике очракта үпкәдән тыш туберкулез – бөер һәм умыртка туберкулезы табылган. 45 өлкән кешенең авыруын флюорография ярдәмендә, барлык балаларның – Манту пробасыннан соң ачыкладылар. Бу хакта өченче буын университеты лекциясендә туберкулезга каршы диспансерның фтизиатры Валентина Можная сөйләде.
Бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. Алдынгы медицина хезмәткәрләренә бүләкләрне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәренең Ямашев проспектындагы 9-нчы номерлы балалар стоматология сырхауханәсенә килеп китте. Бинада капиталь ремонт үткәрелде.
Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгенә Воронеж өлкәсенең Сәламәтлек саклау департаменты вәкилләре һәм «Воронеж Ашыгыч медицина ярдәменең шәһәр клиник хастаханәсе» бюджетлы сәламәтлек саклау учреждениесенең («ВАМЯШКХ» ССБУ) җитәкчелеге килеп киттеләр. Визитның максаты булып КБМҮнең Россия Сәламәтлек саклау күзәтчелеге тәкъдимнәрен кертү, медицина эшчәнлегенең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын эчке тикшерүне оештыру, шулай ук сыйфат менеджменты системасының эш тәҗрибәсен өйрәнү торды.
28 гыйнварда студентлар-медиклар «Идел буе федераль округының Медицина десанты» дигән округ акциясе кысаларында Татарстан Республикасы Зәй районы халкына медицина ярдәмен күрсәтә башладылар. Акциядә Удмуртия Республикасы, Самара өлкәсе, Саратов өлкәсе, Марий Эл Республикасы, Чувашстан Республикасы, Ульяновск өлкәсе һәм Татарстан Республикасы вәкилләре катнаша. Ун көн дәвамында Казан ДМУ һәм башка югары уку йортлары студентлары районның авыл халкына медицина һәм адреслы социаль ярдәм күрсәтәчәк.
Казан федераль университетының Университет клиникасы кардиохирурглары пациент йөрәгенең үз клапанын саклап, тамырын һәм аортаның күтәрелә бара торган бүлеген протезлауны үткәделәр. Операция 4 сәгать дәвам итте һәм уңышлы узды. Операциядән соң икенче көнне пациент палатага күчерелде.
2019 елның 2-13 февралендә «Ак халатлы фәрештәләр – Ангелы в белых халатах» VII Медицина фестивале узачак.