ЯҢАЛЫКЛАР


20
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

«Барысы бергә» хәйрия фондының яңа ел бәйрәмендә «Мәктәп стоматологиясе» программасы турында сөйләделәр. Казан шәһ. 5нче номерлы Балалар стоматология сырхауханәсенең баш табибы Илнур Фәйзрахманов һәм КДМА Терапия, балалар стоматологиясе һәм ортодонтиясе кафедрасы хезмәткәре Ольга Остолоповская тешләрне ничек карарга кирәклеге, авыз куышлыгы нидән гыйбарәт икәнлеге турында сөйләделәр. Моннан тыш, балаларга теш чисталыгы календарьлары һәм бүләкләр өләштеләр.


19
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасына эш визиты барышында Кемерово өлкәсе Губернаторы Сергей Цивилев һәм социаль үсеш мәсьәләләре буенча губернатор урынбасары Елена Малышева Казанның 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенә килеп киттеләр. Кунаклар Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов һәм клиниканың баш табибы Артур Делян озатуында ашыгыч ярдәм һәм мөстәкыйль мөрәҗәгать итүчеләр линиясе буенча керә торган пациентлар хәрәкәтенең логистикасы белән таныштылар. Алар кабул итү-диагностика бүлеген, операция блогын, реанимация бүлеген карадылар.  Ашыгыч медицина үзәгенең эшен җентекләбрәк өйрәнү өчен кунаклар өлкәнең сәламәтлек саклавы белгечләрен командировкага җибәрергә карар кылдылар.


18
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Яңа Чишмә районында 16 яшьлек яшүсмернең үлеме факты буенча тикшерү үткәрә. ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков кушуы буенча ведомство комиссиясе оештырылды, ул очракка экспертиза үткәрү өчен Яңа Чишмә районына килде.

«Кама Тамагы ҮРХ» ДАССУдә терапия бүлегендә медицина профилактикасы кабинетының шәфкать туташы Әминова Л. Н. «Өлкәннәр өчен гимнастика» дигән темага видеофильм күрсәтү белән лекция үткәрде, лекция ахырында методик брошюралар тарату оештырылды.

«Психика авырулары артты. Тәнне дәваларга өйрәнсәк тә, безнең психика һаман да чишелмәгән булып кала», - бүген психотерапевт Виктор Мокшин өченче буын университеты студентларына психосоматик авырулар һәм неврозлар турында сөйләде.

Казан шәһәренең «7нче номерлы Шәһәр сырхауханәсе» ДАССУдә традиция буенча өлкән яшьтәге пациентлар өчен мәктәпләр уза. Системалы рәвештә сырхауханәнең табиблары кыска лекцияләрдә дөрес туклану, сәламәт яшәү рәвеше турында сөйлиләр, организмның картаюы һәм аның сәламәтлеген озак еллар буена саклап калу ысуллары турында мәсьәләләр күтәреләләр.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына юлламасында гериатр хезмәтен үстерергә кушты. "Сәламәтлек саклау өлкәсендә төп роль профилактик чараларга һәм диспансеризациягә бирелергә тиеш", - дип билгеләп үтте ТР Президенты.

Бүген Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгендә «Күкрәк сөте белән тукландыруны саклыйк» дигән Бөтенроссия семинары узды. Казан шәһәренең һәм республика районнарының балалар сырхауханәләренең, бала табу йортларының табиб-педиатрлары, акушеркалары, шәфкать туташлары күкрәк сөте белән тукландыруны популярлаштыру, яклау һәм саклау турында сөйләделәр.

Казан шәһ. 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсендә Россиянең баш реабилитологы Г.Е.Иванова һәм Татарстанның сәламәтлек саклау министры М.Н.Садыков очрашуы узды. Шулай ук очрашуда ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары С.А.Осипов, Казан шәһ.7нче номерлы ШКХ баш табибы А.М.Делян, ТР ССМ баш реабилитологы Р.А.Бодрова, ТР ССМ баш ангионеврологы Д.Р.Хәсәнова катнаштылар. Очрашуда белгечләр Татарстанның реабилитацион хезмәтен алга таба үстерү тактикасы, шулай ук Казан шәһәренең эре клиникалары РКХ, БРКХ, 7нче номерлы ШКХ җирлегендә реабилитация үзәкләрен булдыру турында фикер алыштылар. РФ ССМ баш реабилитологы Галина Евгеньевна Иванова билгеләп үткәнчә, Татарстанда тернәкләндерү хезмәте уңышлы һәм үрнәк алырлык булып тора.

81нче яшендә озак авырганнан соң, Татарстан Республикасы наркология хезмәтенә нигез салучы, «СССР сәламәтлек саклау отличнигы», «ТРның Атказанган табибы» Никольская Любовь Дмитрий кызы вакытыннан алда вафат булды.


17
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә белем бирү семинарында медицина хезмәткәрләре тормышында профсоюзның роле турында сөйләделәр. Семинарга Түбән Кама һәм Түбән Кама районы медицина учреждениеләренең кадрлар хезмәте, финанс-икътисад бүлекләре хезмәткәрләре, хезмәтне саклау буенча белгечләре, профсоюз оешмалары, профгруппалар һәм профбюро җитәкчеләре һәм әгъзалары килеп киттеләр.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International